Мифтахетдин Акмулла иҗатында Аллаһы атамасының кулланылышы

10 август 2012 ел 10:42

Классик иске татар телендә иҗат итүче шагыйрьләребезнең әсәрләрендә, XVIII йөздәге кебек үк, XIX гасырда да, гарәп-фарсы алынмалары, шул исәптән Аллаһы атамасы да, эзлекле кулланыла. Бу сүзләр, сәнгатьле фикерне укучыга үтемлерәк итеп җиткерү максатыннан, төрки-татарның үз сүзләре белән бер дәрәҗәдә  диярлек, тасвирый чара буларак файдаланыла. М.Акмулланың Казан университеты типографиясендә 1892 елда басылган “Дамелла Шиһабетдин хәзрәт мәрсиясе”ндә әлеге үзенчәлек ачык чагыла.  Акмулланың иҗатын җентекләп тикшерүче галим М.Госманов билгеләгәнчә, “Татар, казакъ һәм башкорт телләренең җанлы хәзинәсеннән виртоуз дәрәҗәдә җиңел файдалана алган шагыйрь классик язма татар теленең бөтен нечкәлекләрен, иңләнмәгән лексик байлыгын үз ихтыярына теләгәнчә буйсындыру көченә ия булган”. Шагыйрьнең бу үзенчәлеге, асылда, бер үк төшенчәне берничә төрле сүз һәм сүзтезмәләр белән  исемләп тәгъбир итүдә  күренә. Автор Ш.Мәрҗанинең һәрьяклап килгән галим, акыл иясе, остаз булуын  сурәтләгәндә, аны фазыйл, камил, асыл ир, ир булган ирән, гали галим дип берничә мәртәбә кабатлагач, шул ук төшенчәне тагын сүзнең күпмәгънәлегенә нигезләнгән Мәрҗани – ул Тимерказык, ...Һавада ул бер шоңкар – әйләнә очкан  кебек  сүз-сурәтләр белән тасвирлауны дәвам итә. Мәрсия өлешендә әлеге чагыштырулар тагын да куәтлерәк бирелә: Мәрҗани ислам шәригатен нигезләүче дүрт имамның берсенә һәм зирәклеге белән дан тоткан пәйгамбәргә, юлбашчы-солтанга һәм кояш белән былбылга тиңләштерелә: Фикъһедә бу заманның Ногманы бу, Хикмәттә бу заманның  Локманы бу. ...Әһле сөннәт рәһбәре-солтаны бу! Менә шул рәвешле, Мәрҗани – бөек галим дигән фикерне Акмулла ике дистәгә якын сүз һәм сүзтезмәләре белән исемләп тасвир итә.

Шушы ук ысул белән, әсәр эчтәлегендә, Аллаһы, Хак-хакыйкать төшенчәләре дә когнитив-семантик үсештә бирелә. Аллаһы Тәгаләнең исемен  шагыйрь Иляһи, Ходай, Раббе, Тәңре сүзләре белән чиратлаштырып куллана. Шуның белән бергә тагын Аллаһы Тәгаләнең Рахим, Җәббар, Гаффар, Галим, Кәрим, Хак, Малик, Зөл-Җәлали кебек Исме-Әгъзам күркәм исемнәрен файдалана. Бу атамалар сүз-лексема буларак: Ходай, Хода, Раббе, Иляһ һ. б., төрле Иляһи шәкел-формулалар рәвешендә: Хәмдулиллаһ, Иншаллаһ, Бәрәкаллаһ, Бисмиллаһ һ. б., төрле исем-атамаларның бер компоненты буларак: Рәхмәтулла, Мохибулла,  Рәсүлуллаһ, Рәхимуллаһи, Сәкыйуллаһ, Кәлимуллаһи һ. б. Сан ягыннан караганда, әлеге исемнәр тотрыклы һәм ирекле сүзтезмәләр составында күбрәк файдаланыла: Иннәма йахшия Аллаһе, Ходай боерса, Аллаһы колы, бирмәсә Ходай, Тәңре алдына бару, Ходайдан оялмаса, мәгаз Аллаһ, Ходай кичәр, Аллаһудан курку, Ходай рәхмәте, Ходай өчен, Ходага ярарлык, Ходадан теләү, Ходаның кылганы, Ходаның язганы, Хак багың, Хода кичер, Ходай ору, Аллаһыны тану һ. б. Күренгәнчә, бу төр тезмәләрдә Ходай һәм Хода исемнәре ешрак кабатлана. Ходай сүзе тагын I зат берлек сандагы тартым кушымчасы  алган хәлдә дә эзлекле файдаланыла: Ходаем фирасәтле йөрәк биргән, Ходаем фөсәханың замирендә, Ходаем тәүфыйк биреп күндермәсә, Ходаем кылган эшкә чара бармы? Хак әсәде – бер Ходаем аралаган, Ходаем бу дөнйада ормайды икән һ. б.

Аллаһы төшенчәсен белдерә торган атамалар парланып та кулланыла. Мәсәлән, Ходай сүзе Аллаһның бик көчле, бик куәтле, зур көч иясе икәнлеген белдерә торган Җәббар сүзе белән: Каза җитсә, бирә дикән Җәббар Ходай; Җәббар Хак рәвеше дә бар: Зар кылып мин җатырмын, Җәббар Хаккай;  Аллаһының бөеклеген, югаралыгын белдерү Аллаһы Тәгалә дип: Ул җәүһәр бер Аллаһы Тәгаләдән; Аллаһының кичерүче, гөнаһларны ярлыкаучы дигән сыйфатын белдерә торган Гаффар исеме белән: Гаффар Сез – йа Аллаһу. Әсәр эчтәлегендә Аллаһы Тәгаләнең аерым исемнәре махсус рәвештә төгәлләнеп тә бирелә. Мәсәлән, Аллаһы өчен үзгәреш юктыр дигән мәгънәне белдерә торган әл-Хак гүзәл исемен Акмулла “белем, муллык, нигъмәт, юмартлык, шәфкать, рәхимлелек, бәрәкәт” төшенчәләренең атамасы булган фәйзь сүзе белән төгәлләп куллана: ...Һәр таләбдар бәндәсенең Фәйзе Хактан хаззы бар..., ягъни һәр тырышлык иясенең шәфкатьле, юмарт Хактан өлеше бар. Яисә: Фәйзе Хак һәр мөмкинә гамь, шарт имәс Багдад, Хәләб ..., ягъни Рәхимле Хакның  рәхиме һәркемгә уртак: Багдадта яки Хәләбдә булу шарт түгел.

Хак сүзе Аллаһы Тәгаләнең бер гүзәл исеме булуы белән бергә, үзенең дөреслек, чын дигән мәгънәсе белән дә актив файдаланыла:

...Бәгъдәс – сәлам мин мосафир Акмулладан,

Тугъры әйтеп халыкга җазган хак мулладан...

Шулай итеп, татар, башкорт, казакъ халкының олуг мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулла, үзенең әйтергә теләгән фикерен тасвирлап бирү максатыннан, классик иске татар теленең сәнгатьчә мөмкинлеген үзенчә баета һәм камилләштерә. Галимнәр белдергәнчә, бу юнәлештә аның данлыклы Эстәрлебаш мәдрәсәсендә күренекле шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән  белем алуының тәэсире дә зур була.

Илида БӘШИРОВА,

филология фәннәре докторы
 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы