Миңа ирем белән мөселманнар булмаган мохиттә яшәве кыен...

10 август 2012 ел 10:32

Мин ислам динендә – бер, ә ирем ике елдан артык. Безнең кечкенә ике балабыз бар. Минем күңелемне бимазалаган нәрсә шуннан гыйбарәт ки, безнең якыннарыбыз (әти-әнием һәм туганнарыбыз) – христианнар һәм алар безнең мөселман булуыбызга бик нык каршы торалар: сездә “заморочки” (кешенең гадәти булмаган характер сыйфаты, үзенчәлек), чөнки хәзер XXI гасыр һәм башка мөселманнар да гадәти кешеләр кебек үк яши, дип әйтәләр. Мөселманнарга карата даими рәвештә ачу һәм нәфрәт сүзләре кулланалар, күп очракта бу телевидение яңалыкларына нигезләнеп әйтелә.

Бүген мин, гомумән, тәтәйдән “динне чит планеталарда яшәүчеләр уйлап тапкан” дигән сүз ишеттем. Шуннан соң минем аңа шактый озак вакыт бернәрсә дә әйтәсем һәм карышып торасым килмәде, ничектер телем әйләнмәде, аңа барын да мораль һәм матди (материаль) яктан ярдәм итәргә, булышырга тырыштым, беркайчан да явызлык теләмәдем, һәм мин шулай тәрбияләнгән дә инде, “артык сүзләр сөйли алмыйм”. Әмма шушы көннәрдә түзмәдем, динебезне, пәйгамбәребез Мөхәммәдне (сгв) яклый һәм үземнең тормышыма якын булган нәрсәләр сайлавымны аңлата башладым. Әмма минем барлык аңлатмаларыма җавап йөзеннән мине үк гаеплегә чыгарып калдырдылар, ә иремне исә ул мине әнием белән читләштергәнгә чыгарып, безне сектада дип, күңелгә ятышсыз сүзләр сөйли башладылар.

Зинһар өчен, ярдәм итегез, безгә нишләргә?! Ирем: «Безгә Аллаһ ризалыгы өчен сабыр итәргә, аларны гафу итәргә кирәк», – ди. Әмма бу бик тә читен бит! Миңа безнең сектада булмавыбызны, үзебезнең гаиләбез өчен бары яхшысын гына теләвебезне якыннарыбызга ничек җиткерергә? Безнең хәзер нәрсә эшләвебез һәм үлгәннән соң кая барачагыбыз турында уйланырга кирәклекне ничек аңлатырга? Һәм, гомумән, бу мөмкин эшме? Яки барысын да Аллаһның ихтыярына гына калдырырга кирәкме?

Исемемне күрсәтәсем килми

 

Әлеге сорауга Татарстанның көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рафикъ хәзрәт Миңнәхмәтов җавап бирә:

– Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди (мәгънәсе): «Раббың бары тик үзенә генә гыйбадәт кылуыгызны, ата-анагызга да игелекле булуыгызны катгый рәвештә боерды. Аларның берсе яки икесе дә сезнең янда картайса, сак булыгыз, аларга “уф” (туйдым сездән) димәгез; аларны битәрләмәгез; икесенә дә яхшы мөгамәләдә булыгыз, алар белән йомшак сөйләшегез» («Исра (Төнге йөрү, Ягъкуб угыллары) сүрәсе», 23 нче аять).

Шуңа игътибар итегез: әти-әниләргә әшәке, тупас сүзләр әйтүне яки аларга карата начар мөнәсәбәттә булуны тыеп, Аллаһы Тәгалә әти-әнисе мөселман яки мөселман булмаганнар арасына аермалар куймый. Үзеңнең әти-әниеңне хөрмәт итү һәм аларга карата яхшы мөнәсәбәттә булу сорала, хәтта алар бүтән динне тотсалар һәм бөтенләй дәһри (атеист) булсалар да. Моннан тыш, кемнең бу дөньядан кем булып китәчәген берәү дә белми бит әле, бәлки алар, мондый очракларда еш кына күзәтелгәнчә, ислам динен кабул итәрләр! Әлбәттә, әти-әниләр авызыннан чыккан кяферлекне тыңларга кирәкми, ә аларга теге яки бу хәлне ягымлы итеп, түбәнчелек белән аңлату тиешле. Сез аларның ата-ана тойгылары белән “уйна”масагыз, алар ягыннан җавап алай ук тискәре булмас.

Аллаһ илчесе (сгв) Үзенең сәхабәсе Мөгазь бине Җәбәлүгә (Аллаһ аннан разый булса иде) болай дигән: «Аллаһ синең аркылы бер генә кешене булса да хакыйкый юлга үгетләсә, бу синең өчен бөтен дөньяга һәм андагы барлык нәрсәләргә караганда да яхшырак!» Шуңа күрә эш үзагымга куелмаска тиеш, дигәнне башыгызга сеңдерегез, Аллаһ туры юлга Үзе алып керер, үз алдыгызга әти-әниләрегезне Исламга йөз белән борып, аларны да дингә алып килү бурычын куегыз. Кагыйдә буларак, бүтән диндәгеләрнең мөселманнарга тискәре мөнәсәбәте Ислам турындагы ялгыш күзаллаулары, югарыда үзегез үк әйткәнчә, еш кына массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан максатчан рәвештә куелуы белән бәйле. Алардагы ялгыш күзаллауларны бетерү өчен, гомумкешелек һәм ислам кыйммәтләре арасына параллель уздырыгыз, мисал өчен, өлкәннәргә карата хөрмәт, Исламда чит тормыш, намус, милек кыйммәтләре һ. б. турында сөйләгез. Әти-әниләрегезгә фәнни яктан нигезләнгән әдәбият, әйтик, “Божественные чудеса” яки төрек философы Аднан Октарның (Һарун Яхъя) китапларын, шулай ук әлеге китапларга нигезләнеп эшләнгән фильмнарны бүләк итегез.

Гадәттә, кешеләр синең сүзләреңә карамый, ә синең әхлагыңа, тәртибеңә карый. Беренче мөселманнар Пәйгамбәребезнең (сгв) сүзләренә генә карап түгел, ә гүзәл холкын, йомшаклыгын, юмартлыгын күреп ислам диненә кергәннәр. Шулай ук онытмаска кирәк – бер Аллаһ кына туры юлга кертүче, Аллаһтан аларны туры юлга кертүен сорап дога кылып торыгыз. Нәтиҗә ясап, сезгә тагын бер мәртәбә әти-әниләрегез белән киңәшләшергә һәм үзегезнең дөрес, яхшы мөнәсәбәтегез белән аларны Исламга дәгъват кылырга киңәш итәр идем.        

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы