Аксакал Гыйльмулла хәзрәт: Безгә пикет-митинглар артыннан йөрергә кирәкми!

02 август 2012 ел 10:32

Башкалабызның Танкодром бистәсендә урнашкан Мәдинә мәчете күп кенә мәхәлләләргә үрнәк итеп куела. Күптән түгел генә әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллин 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ошбу мәчетнең имамы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы әгъзасы Гыйльмулла хәзрәт соңгы вакытта республикада барган вакыйгаларга газетабыз аша үз мөнәсәбәтен белдерергә булды.

– Мәчетнең әйләнә-тирәсендә бик күп агачлар үсә, манарагыз ерактан күренми дә диярлек. Кайсы гына намазга килсәм дә, мәчет эче туп-тулы була. Кайдан табып киләләр диген мәчетегезне?

– Әйе, бездән халыкның өзелгәне юк. Кайлардан гына килмиләр. Авылда Аллаһ йорты төзергә теләүчеләр безнең мәчетнең үлчәмнәрен алып китә. Кышлыкта Имамнарның белемен күтәрү курсларында укучылар безгә намазга йөрде, алар белән шактый тәҗрибә уртаклашырга өлгердек. Инде ничәмә-ничә ел әйләнәсе һәр җомга саен мәхәлләдәшләребезне кайнар пылау белән сыйлыйбыз. Рамазан ае саен һәркөн йөздән артык кешегә авыз ачу мәҗлесләре оештырабыз. 

– Шулай да узган атнаның шимбәсендә яшьләр сезнең теңкәгезгә тигән дип ишеткән идек.

– “Иртәгә пикет була” дигән өндәмәләр тотып, егетләр килеп керде. Мин аптырап калдым. Дөрес, дөнья булгач, безгә халыкның төрле сораулар белән килгәләгәне булды, ләкин мондый ук әдәпсезләр бар дип уйламаган идем. Басу-кырларда эш кайнаган вакытта кирәкмәгән эш белән йөреп, вакытларын әрәмгә уздырганнарын күреп, жәлләдем мин аларны. Мәчетнең ишегенә ябыштырып киткән белдерүләрен шундук юк иттем. Мәчет бит ул сәясәт белән шөгыльләнү урыны түгел, гыйбадәт кылу йорты. Намаз укучыларны борчып йөрүчеләргә карашым уңай булмаячак. Файдалы эш белән йөрүчеләргә ишек түрдән ачык. Без үскәндә: “Син нәрсә эшләргә телисең?” – дип сорап тормадылар, “Эшлә! Эшлә!” дип кенә әйттеләр. Хәзер нәрсә? Ваһһабчылык коткысына бирелгән яшьләр мәчеттә олыны – олы, кечене кече дип белми. Әгәр дә берәр кисәтү ясый башлыйсың икән, үзенә җайлы бер хәдисне өйрәнеп алган да, ак сакаллы бабайның бугазына ябышырга әзер, валлаһи...    

– Сезнең мондый күренешләргә юл куймау өчен башлап сүз әйткәнегез булдымы?

– Мин имамнар җыелышында һәрдаим әйтеп килдем: «Җәмәгать, мәхәлләләребездә тәртип салыйк. Әби-бабаларыбыздан килгән юлыбыздан – имам Әбу Хәнифә мәзһәбе буенча барыйк!» – дип тәкърарладым. Колак салучылар булмады түгел, булды. Бу мәсьәләгә бармак аша карауның нәрсәгә илтәчәген мин биш-алты ел элек үк фаразладым. Диндәге үзара тарткалашулар аркасында Үзбәкстанда ниләр генә булып бетмәде. Үзебездә дә 1937 еллар җәберләүләре тиктомолдан гына килеп чыкмады. Ул вакытта имамнарның нәфесләре уйнау аркасында дин әһелләренең бер гөнаһсызлары да юк ителде. Күпне күргән кеше буларак шуны әйтә алам: безнең көннәрдә яшьләр оештыра торган пикет-митингларны туктатмасак, гөнаһлы кешеләр аркасында гөнаһсызлары да эзәрлекләнә башлаячак. Менә шушы мәсьәләдә халкыбыз уяу булырга, дөньяга күзен ачарга тиеш. Тарихыбызда булган олы фаҗигаләрне кабатламау ул бары тик үзебездән генә тора! Мондый пикетларга чакыручы кешеләр белән көрәшергә кирәк. Бүгенге урам җыеныннан иртәгә Гражданнар сугышы башланырга мөмкин. Мин үзем инде өченче мөфти белән тәртипле генә эшләп киләм. Минем җитәкчелегемдә җиденче мәчет төзелеп ята. Мине мөфтиләр гел куәтләп кенә торды. Ислам дине әхлакка нигезләнгән, без үзебезнең җитәкчеләребезгә итагать итәргә тиешбез. Илдус хәзрәт Фәизне алты йөз имам бертавыштан сайлап куйды. Шулай икән, дин башында торучыны санга сукмау дигән сүз түгелме соң бу? Моңа хөкүмәт тиз арада чаралар күрергә тиеш. Алайса, бездә дә Кавказ сценарие кабатланырга мөмкин. Аек акыл белән фикерләү җитми безгә. Озын сүзнең кыскасы, тиз арада ыгы-зыгы оештыручыларны, фетнә чыгаручыларны тыярга кирәк. Бу безне яхшыга алып бармаячак. Кабатлап әйтәм: безгә пикет-митинглар артыннан йөрергә кирәкми! Алла сакласын, Чечня, Кавказ вакыйгалары безгә килә күрмәсен дип намаз саен дога кылам. Үзебезне-үзебез көлдереп йөрмик, милләтебезнең, республикабызның дәрәҗәсен саклап калыйк! Бигрәк тә 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан тынычлыкны сакларга кирәк. Тынычлыкны сайламыйбыз икән, ахыры хәерле булмас. Паникага бирелмик. Киләчәктә дә динебезне күтәрү өстендә эшләргә язсын!

Нияз САБИРҖАНОВ 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы