Дин әһелләре сәнгатьтә дә урын ала

27 июль 2012 ел 09:56

Әйе, Аллага шөкер, динебезгә иляһи караш, дин әһелләренең якты образлары акрынлап әдәбиятка һәм сәнгать мәйданына кайта. Динебезне яклауның милләтебезне яшәтүдә көчле бер чара булуы турында Гаяз Исхакый бик ачык итеп әйткән: “Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә”, дип яза ул. Шуңа да динебезне зурлау, мулла, мөәзиннәрнең уңай образларын сурәтләү XX гасыр башы татар әдәбиятында билгеле бер дәрәҗәдә чагылышын тапты. Без аны шигъриятебездә, Гаяз Исхакый прозасында күрәбез. Әмма совет чорында әдәбиятта да, сәнгатьтә дә дин әһелләре асылда гел дә тискәре сурәтләнешен тапты. Коммунистлар партиясенең дингә каршы алып барган пропагандасы да тәэсир итми калмады.

Һәм менә, ниһаять, иркенлек җилләре исә башлау белән дингә традицион уңай караш акрынлап үз урынын ала, әдәбиятта һәм сәнгатьтә дә дин әһелләренең якты образлары пәйда була башлады. Без моны күренекле язучыбыз Туфан Миңнуллин драматургиясендә дә күрәбез. Мөселман диненең милләтебез язмышында уйнаган роле турында ул “Илгизәр плюс Вера” пьесасында, “Шәҗәрә” исемле драматик хикәясендә яктырта башлады. Беренче әсәрдә катнаш никахларның татар милләте өчен зыян салуы ачык итеп куела. Икенче пьесада патша хакимияте чорындагы көчләп чукындыруның аянычлы корбанына әйләнгән Владимир Васильевич Сәетбәков образы бирелә. Бу кешедә үз милләтеннән ваз кичү, алай гына да түгел, аңардан хурлану, татар булуын ничек тә яшерергә тырышу ныклы тамыр җибәргән. Мондыйларда халкыбызның алдынгы катламнарыннан берсе булган морзалар нәселенең электән килгән күренекле сыйфатларын җуя баруы гәүдәләнә. Авторның “Сөяркә” (икенче исеме “Гөнаһсыз гөнаһлылар”) драматик хикәясендә үзгәртеп корулар чорында илдәге демократик иркенлекләрнең беренче чагылышы булган күренешне – динебезгә әйләнеп кайтуның рухи чистарынуларга алып килүдәге көче үзенчәлекле төстә сурәтләнә. Шундый әсәрләре аша Т.Миңнуллин дин әһеленең тулы канлы, бербөтен образын тасвирлауга килде. Бу – аның “Мулла” исемле драмасындагы Әсфәндияр образы.

Гадәттә без муллаларны олы яшьтә, карт кеше кыяфәтендә күрергә өметләнәбез. Муллалар, хәзрәтләр тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр булып күзалланалар. Т.Миңнуллинның мулласы әле генә мәдрәсә тәмамлаган 22 яшьлек буйдак егет. Әсфәндиярның тормыш тәҗрибәсе дә, дин юлында күрсәткән хезмәте дә әлегә юк. Хәер, аны бөтенләй дә тормыш михнәтләрен күрмәгән дип әйтеп булмый. Малайлык юләрлеге белән законсыз эш эшләп ул 12 яшендә төрмәдә утырып чыккан, төрмә кануннарын яхшы белә, көчкә каршы көч тә куллана ала. Шуңа да ул төрмәдә утырып кайткан, бандитлык шөгыльләре белән авылны куркытып торучы Эльбрус кебекләрдән шүрләми, андыйларга, аларның ук ысулларын кулланып, каршы тора ала. Ләкин аракы исереклегенә бата барган авылны дин юлына бастыру өчен аңа болар гына җитмәс иде, билгеле. Дин кануннарын яхшы белүе, иң четерекле вакытларда да үз тормышында аларга тугрылыклы булып кала белүе белән ул акрынлап хөрмәт казана, Вәлиәхмәт кебек, Әмир, Налимә кебекләрне акрынлап туры юлга чыгара. Иң мөһиме, ул мөслим-мөслимәләр юлына чыгаруда башлангыч итеп Мөслимә карчыкның шәһәрдән авылга кайткан оныклары Илдар, Вилдан, Илдария кебек, әле күңелләре бозылмаган яшүсмерләрне һәм балаларны ала. Аларга дин сабаклары бирә, алмаш әзерли. Һәм әсәрнең тәмамлануы да бик мәгънәле: соңгы күренештә Әсфәндияр “намаз вакыты җитте, азан әйтергә кирәк” дип җыенганда, “шул вакыт азан әйткән тавыш ишетелә”. Моны Мөслимә карчыкның өлкән оныгы, Әсфәндиярның шәкерте Илдар әйтә икән... Әйе, дин югалмый, югалмаячак, Әсфәндиярларның, Илдарларның юлы дәвам итәчәк, ныгыячак!

Драмада тагын да бер яңалык бар. Соңгы вакытта әдәбиятта һәм сәнгатьтә эшмәкәрләрне, ягъни бизнесменнарны гадәттә каралтып сурәтләү урын алды. Т.Миңнуллин үзенең “Сөяркә” исемле психологик драмасында эшмәкәрне кайбер уңай сыйфатлары белән тасвирлаган образ биргән иде инде. “Мулла” әсәрендә Самат исемле бизнесмен образы бу яктан тагын да алгарак китеш булды. Бу кеше авылда мәчет салдыра. Әмма мәчеткә йөрүчеләрнең булмавы, авылдашларының торган саен аракы сөременә буяла барганын күреп, ул, яшь шәкертне күндереп, авылга алып кайта, аңа әтиләренең өен бирә, һәрьяклап ярдәм итеп тора. Шундый таянычы булмаса, Әсфәндияр, бәлкем, бу авылда озак түзеп тора алмас та иде...

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның яңалык рухы белән сугарылган бу әсәре театрларыбыз тарафыннан хуплап каршы алынды. Ул Татарстан һәм Башкортстан сәхнәләрендә ныклы урын били, тамашачыларның хуплавы астында уйнала.

Азат ӘХМӘДУЛЛИН,

филология фәннәре докторы,

профессор 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы