Мөселман мәгарифе парадигмасында

21 июль 2012 ел 20:16

Һичшиксез, дини (мөселман) мәгариф системасы, яңа белем бирү технологияләре кулланып, камилләштерүне көтә. Бу мәсьәлә илебез өчен икеләтә актуаль. Виртуаль университет, дистанцион рәвештә белем бирү, белем дәрәҗәсе һәм уку-укыту барышы буенча тикшерү формасы буларак тестлар эшләүне кертү, балл-рейтинг системасы, укыту-методика комплекслары – болар барысы да ислам мәгарифен модернизацияләү өлкәсенә карый.

         Әмма классик ислам мәгарифе (бигрәк тә ислам фәннәре буенча белгечләр әзерләү) үзенең актуальлеген беркайчан да югалтмады. Безнең көннәрдә кадимчелекне тәнкыйтьләү модага керде. Әмма кадими мәдрәсәләрдә кулланылган төп педагогик алым – балаларны аерым китаплар буенча укыту – бүген дә үзенең әһәмиятен нык сиздерә. Ислам дөньясында сез танылган дин галименнән иҗазәт алмаган бер генә дин әһелен дә таба алмассыз. Ә иҗазәтне аерым китаплар буенча остаз белән индивидуаль рәвештә шөгыльләнеп кенә алырга мөмкин.             

Без РИУда электән килгән тәртип-традицияләрне шулай ук яңадан торгызабыз. Инде икенче ел рәттән бездә аерым дәресләрне Пакыстан ислам университетын тәмамлаган егет алып бара. Җәйгә Мароккодан дин галиме Габдрахман Лакримны махсус чакырттык, ул шулай ук студентлар һәм укытучылар белән классик дини әсәрләр буенча дәресләр уздырачак.     

         Имамнарны идеологик яктан әзерләүгә килгәндә, мин ике аспектны билгеләп узар идем. Беренчедән, Ислам университетын тәмамлаучыларга ихтыяҗ бар. Без, нигездә, Россия үзәге мәчетләре өчен имамнар әзерлибез, РИУга илебезнең 45 төбәгеннән килеп укыйлар. Безнең төбәктә хәнәфи мәзһәбен тотучылар зур күпчелекне тәшкил итә. Шуңа күрә студентларыбызның хәнәфи мәзһәбен теориядә (тәгълимат буенча) һәм гамәлдә (практикада) өйрәнүләре бик тә табигый.   

         Икенчедән,  ислам нигезләре буенча белгечләр чыгарабыз һәм шуның өчен алар исламның бар идеологик спектрын үзләштерергә тиешләр. Ә Россиянең мөселман өммәтендә ниләр барганы, чыннан да, бик катлаулы һәм авыр процесс. Кыска гына итеп, моны үсеш чире дип атарга мөмкин. Бу процессларның нәтиҗәсе турында оптимистик рухта сүз алып барырга бүген бары тик дилетантлар – гадәттә фән яки сәнгать белән тирән белемнәргә ия булмыйча шөгыльләнүчеләр генә батырчылык итәр.

         Студентлар укый торган дәреслекләр буенча эш шактый катлаулы. Югары уку йортлары өчен ислам дине нигезләре буенча рус телендә нәшер ителгән дәреслекләр бик аз. Дөньяви фән тармаклары буенча исламча махсус дәреслекләр бөтенләй юк диярлек. Иҗтимагый дисциплиналар буенча язылган барлык дәреслекләрдә дә Көнбатыш җыры җырлана һәм аларда европоцентризм билгеләре ярылып ята. Политология, социология, хәтта фәлсәфә (философия) буенча да ислам компоненты тәкъдим ителгән дәреслекләрне табуы кыен. Политологиягә караган заманча дәреслеклекләр буенча безнең студентларны укыту бик үк килешеп бетмәс. Чөнки аларда Ислам һәм мөселман дәүләтләре бары тик тоталитар режимны һәм теократик системаны тасвирлау өчен генә телгә алына. Ә менә философия буенча чыккан сиксән процент дәреслекләрдә гарәп-мөселман фәлсәфәсе турында бөтенләй әйтелми. Шуңа күрә бу дәреслекләрне безгә йә үзебезгә язарга, йә тәрҗемә итәргә кирәк. Без шуның белән шөгыльләнәбез дә.      

         Исламны тирәнтен өйрәнү буенча Федераль программа кысаларында  2007 елдан башлап Казан вузларында эшли торган укытучылар белән бергәлектә сиксәннән артык дәреслек, уку ярдәмлеге, хрестоматия әзерләгән идек. Аларның эчтәлек һәм методик дәрәҗәсе уртачадан түбәнрәк. Әмма иң мөһиме – аларның булуы һәм үзебезнең мөгаллимнәр тарафыннан эшләнүе. Бу – тулы кыйммәтле, сыйфатлы дәреслекләр әзерләү эшенә тотынуда беренче адым. Шулай ук гакыйдә, гаилә һәм мирас хокукы һ. б. буенча федераль дәрәҗәдә кулланыла торган дәреслекләр дә бар.

         Россия ислам университеты үз канаты астына ике югары уку йортын ала дисәк тә хата булмас: тулаем дини генә булган вуз һәм дәүләти булмаган, мөселман яшьләрен дөньяви белгечлекләр буенча әзерләүче уку йорты. Ислам фәннәре факультетына бары тик башлангыч һәм урта дини белеме булганнарны гына, ә анысы булмаган очракта – әзерлек бүлеге аша кабул итәбез. Теология, икътисад (экономика), тел гыйлеме (лингвистика), журналистика белгечлекләре буенча дәүләт дипломнары биргәнлектән, катгый рәвештә бары РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Кагыйдәләре (беренче чиратта, БДИ нәтиҗәләре) буенча гына кабул итәбез.        

         Безгә укырга кемнәр килә соң?  Контингент төрле: ихластан дини һәм дөньяви белем алырга теләүчеләр, һәм ахырдан билгеле булганча, армиядән качып йөрүчеләр, элеккеге “өч”ле һәм “биш”ле капчыклары... Дөресен әйтәм, безгә, иң яшь югары уку йорты буларак, КФУ һәм башка дәүләт вузларына көндәш булуы шактый авыр. Әмма без югары белем бирү системасында һәрдаим үз урыныбызны таба киләбез.

         Быел РИУда кабул итү планы, читтән торып укучыларны һәм югарыда телгә алынган белгечлекләр буенча дистанцион рәвештә белем алучы төркемнәрне дә кертеп, 300 кешедән гыйбарәт. Вуз дәүләти булмаганлыктан, бездә коммерция һәм бюджет урыннары дигән төшенчә моңа кадәр булмады. Шулай да уку-укыту процессын, “икътисад” белгечлегеннән тыш, бөтенләй бушка диярлек алып барабыз. Быел, ислам вузлары тарихында беренчеләрдән булып, бюджет урыннары бүлеп бирелә торган конкурста катнаштык һәм безгә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тел гыйлеме буенча 10 урын алу насыйп булды. Шулай итеп бюджет урыннары да хасил булды.

         Ислам фәннәре факультеты программасын үзебез раслыйбыз: ул зур мәчетләр өчен имамнар һәм урта мөселман уку йортларында эшләүче дин әһелләре әзерләүгә исәпләнгән. Ә теология факультеты – дәүләт стандартлары буенча эшли һәм шунлыктан без катгый рәвештә әлеге стандартларга буйсынабыз. Дөрес, хәзер инде өченче буын программалар эшләнеп ята, шуңа күрә яңа мәгариф программалары барлыкка килүдә актив катнашабыз. Студентлар өлгерә аламы соң дигәндә, бездә дә башкалардагы кебек – төрле студентлар бар. Начар өлгереш аркасында вуздан куылу очраклары да күзәтелә. Мисал өчен, әзерлек бүлегенә 50 тыңлаучы кабул итәбез, ә беренче курска шуның бары тик 15-20 се генә керә. Башка юнәлешләр буенча хәл күпкә яхшырак, әмма студентларның 20 процентка якыны төрле сәбәпләр буенча укуын ташлый. Өметле күренгәннәрен исә магистратура көтеп тора. Быел, ислам вузлары арасында беренчеләрдән булып, биш магистрант чыгардык. Аларның магистр эшләре бик тә тирән эчтәлекле. Икесенеке хәтта кандидатлык диссертацияләре дәрәҗәсендә язылган.

       Быел дистанцион белем бирү үзәген сафка бастыра алдык. Моның өчен техник мөмкинлекләребез җитә. Югары уку йортыбыз кысаларында Бәйсез дәүләтләр берлегенең бар киңлекләре өчен Ислам дөньясы университетлары федерациясе (ФУИМ) тарафыннан эшләнгән виртуаль вуз программасы сынау үтә. Киләсе елның гыйнвар аеннан башлап, Иншә Аллаһ, Россиядә һәм БДБда беренчеләрдән булып, ислам икътисадыннан дистанцион белем бирү буенча Исламча үсеш банкы белән бергәлектә халыкара проект башлаячакбыз. Дөрес, башта бу инглиз телле версия булачак.

         Ә Коръән өйрәнүгә килгәндә исә,  инде ике ел рәттән онлайн курслар эшләп килә, студент кызлар Эр-Рияд аша үзләренең укытучылары белән турыдан-туры аралашалар. Сүз уңае белән шунысын да әйтү урынлы булыр: быел Коръәнне яттан өйрәнү үзәген Изге Китапны хәтердән укый алучы беренче кызыбыз тәмамлый. Аның исеме газета укучыларыбызга да билгеле булсын – Мәрьям Ганиева. (Ул Экология һәм география институтында (КФУ) да читтән торып белем ала.) Укуын тәмамлаганнан соң Мәрьям бездә эшләргә калыр дип өметләнәбез.

       

Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН,

сәясәт фәннәре докторы,

Россия ислам университеты ректоры

"Ислам-портал"

 

         

Башка журналлар

Коръән белән өшкерү

01 июнь 2020 ел 13:46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы