Остазым

21 июль 2012 ел 19:50

Мәчет-мәдрәсәләре саны буенча Казаныбыз – Россиядә беренчелекне тотучы шәһәр. Бүгенге көндә Мәдинә мәчете имам-хатыйбы Гыйльмулла Зәкиулла улы Хәлиуллин исә – башкалабызда иң өлкән мулла. Аны XX гасыр белән XXI гасырны тоташтырган күпер дисәк тә ялгышмабыз. Гасырлар кисешкән дәвердә, дин-исламга хезмәт итәргә алынып, күпкырлы эшләр җәелдергән Гыйльмулла хәзрәткә бу көннәрдә 80 яшь тула. Имам-хатыйпның гомер бәйрәменә багышлап, "Хәтер дисбесе" исемле китап дөнья күрде. Журналист Вәсилә Рәхимова оештырган һәм гамәлгә куйган әлеге китаптан бер өзек тәкъдим итәбез.

“Адәм баласы үлсә, аңардан гамәл киселә. Әмма изгелек, әҗер-савап килеп торсын өчен, ул өч юл ачып калдыра ала. Беренчесе – кешеләр бушлай файдаланыр өчен мәчет, мәдрәсә, шифаханә, мосафирханә, күпер төзетү булып, кое, чишмәләр казу, җимеш агачлары утырту кебек саваплы гамәлләр дә шунда керә. Икенчесе – гыйлем алу булып, шул гыйлеменнән әсәр калдыруга нигезләнәдер. Өченчесе – изге балалар үстереп, шул балаларының дога кылуларына ирешүдер”.

Хәдис

Гыйльмулла абый белән тәүге танышуыбыз 1994 елның көзендә булды дип хәтерлим. Дин кардәшенең дин кардәшенә сүз катуы, сөйләшер сүз табуы – гадәти күренеш. Без дә җиңел таныштык, телефоннар алышып, күрешкән вакытларда җылы әңгәмәләр кора идек.

Күпмедер вакыт узгач, яңа танышым шалтырата. Үзенең Танкодромда мәчет төзү хыялы белән йөрүен уртаклаша. Шул сөйләшүдән соң Гыйльмулла абый муеннан эшкә чумды: бәйтуллаһ төзү белән бәйле оештыру-аңлатулар эчендә бөтерелде. Мәчет төзү өчен җир алулар, мәхәллә оештырулар, халыкны ризалатып, дингә мәхәббәтен уятып, төзелеш башлаулары – үзе бер китап чыгарырлык хикмәтле хәлләр иде.

Бер кечкенә генә эпизодны искә алам. Урманчылардан “Мәчет бурасы әзер, килеп алыгыз!” дигән хәбәр килде. Тышта күз ачкысыз буран. Гыйльмулла абый җыеныпмы-җыена. Без хәзрәтне юлга чыкмаска үгетлибез. “И-и-и балалар! Мине Аллаһы Тәгалә йөртә бит. Мин аңарга тапшырып чыгып китәм. Изге эштә йөрүчене үзе саклый, үзе җиңеллеген бирә”, – ди. Шул вакытларны искә төшерсәм, күңелләрем тула. Тәвәккәлләп чыгып китте иртәнге сәгать өчтә. Йокыны исәпләп тормый ул. Кичке уннарда төялеп, исән-сау кайтып керделәр. Без монда көтеп тордык. Менә Аллаһы Тәгаләгә тапшырып чыгып китүнең хикмәтләре!

Аллага шөкер, мин дә бик теләп тартылдым бу эшкә. Кулымнан килгән ярдәмемне күрсәттем. Гел аралашып, киңәшләшеп тора торган булдык. Гыйльмулла абыйдан Аллаһы Тәгаләдән килгән бер имани көч, рәхәтлек бирә торган җылылык сирпелә. Мин шуны тоям, шуңа тартылам. Әтиебез яшьли дөнья куйды. Гыйльмулла абыйны танышканнан бирле әти урынында тоям. Бөтен эч серләремне, әни белән, хатын белән уртаклашып булмый торган серләрне хәзрәткә сөйли торган булдым. Менә шул 1994 елдан салынган дуслык бүгенгәчә дәвам итә. Әлхәмделилләһ, хәзрәттән күп нәрсәгә өйрәндем, шулай ук матур, дөрес итеп яшәргә дә. Аны “минем остазым” дип, авызымны тутырып әйтә алам. Тормыш дәверендә төрле чаклар булды. Ул һәр чакта бик миһербанлы, ярдәмчел, кеше өчен кайгыра торган остаз була белде. Кешенең тышкы кыяфәтенә карап түгел, эчке халәтен сизеп, күңел иләге аша уздырып ярдәм итүче зат дип беләм мин аны.

Мулла, имам булу ягыннан карасак, чын ихласы, Аллаһы Тәгалә ризалыгын алыйм дип, теше-тырнагы белән тырышып хезмәт итүче ул. Гыйльмулла хәзрәтнең мактауларга, дөнья байлыкларына исе китми. Имам вазифасына кермәгән, берәү дә кушмаган, сорамаган күпме башлангычларга үзе юл ярып, күпме матур эшләргә алынды. Ул һаман да бәрәкәтле гомер юлында. Казанда Мәдинә мәчете һәм мәдрәсә (Курчатов ур., 4а), шунда ук “Бәрәкәт” чишмәсе, мәчет ишегалдында – җимеш агачлары, гүзәллеккә мәдхия укучы чәчәкләр, матурлык, сафлык биреп торучы ак һәм зәңгәр чыршылар, ул капка-коймаларының затлылыгы! Берсе дә “әйдә ярар” дип түгел, халыкны үзенә тартып торырлык булсын, озак елларга хезмәт итсен дигән нияттән булдырылган.

Буа районының Аксу, Бик-Үти, Ташкичү авылларында һәм Буа шәһәренең яңа микрорайонында Хаҗилар мәчете, Казаннан ерак түгел Васильево бистәсендә Ихлас мәчете. Барысы да Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп башкарган эш-гамәлләре. Төзелә торган мәчетләргә ярдәм итүен, туган авылындагы мәчетне җылыту өчен, ничә еллар инде пенсиясеннән өлеш чыгаруын әйтеп тә торасы юк.

Мәдинә мәчете моңарчы бернинди коммерциягә тыгылмады, сәүдә нокталары ачып, алыш-биреш итмәде. Хәзрәтнең моңа үз карашы: дин эшендә акча эшләүне катнаштырырга ярамый. Мәчет сәүдә итү урыны түгел. Ихлас күңелеңнән дингә хезмәт итсәң, Аллаһы Тәгалә үзе бирә, үзе ача юлларын, ди ул. Чыннан да шулай. Мәчет гөрләп эшли. Кеше дә йөри, хәзрәтнең ихластан хезмәт итүен дә күрә, сәдакасын да бирә. Сәдака-хәйрияне халыкка бише белән кайтару юлларын белә хәзрәт. Мәчетебездә Рамазан ае буена ифтар мәҗлесләре уза, Корбан аенда – корбан ашлары, Мәүлид аенда – Коръән ашлары. Җомгага килүчеләрне һәр атнада диярлек кайнар пылау, сыйлы табын көтә.

Быел хәзрәтнең юбилей елы – аңа 80 яшь. Аллаһы Тәгалә аны көч-куәт, гайрәт һәм олы йөрәк белән бүләкләгән. Берәү булса, эшлисен эшләдем, әйдәгез егетләр, хәзер дилбегә сездә, төзегез, булдырыгыз, әҗер-савабы Кыямәткәчә барып торырлык изге эшләргә алыныгыз, дияр иде. Юк, бирешми әле олпат зат. Үзенең туган авылы Ташкичүдә матур итеп буа будырып, күпер салдыру, Биектау районының Ташсу һәм Питрәч районының Көек авылларын мәчетле итү хыялы белән йөгереп йөри. Гыйльмулла абый, булдыра алырсыңмы соң, дип сорыйм кайчакта. “И-и-и егетләр, мин эшләмим бит аны, Аллаһы Тәгалә ярдәм итә бит миңа. Мин Аллаһка таянам, ул ташламаса, ниятләгән эшне башкарып чыгуыңны сизми дә каласың”, – ди. Хак сүзләр, ихлас сүзләр! Мисаллары, дәлилләре күз алдыбызда. Хәзрәтнең кая барса да сүзе үтә, һәркем белән сөйләшә белә. Аллаһы Тәгалә аңа менә шундый сәләт, олпатлык биргән. Аның җайлап, матур итеп әйткән гозеренә кеше “юк” дип әйтергә базмый.

Карап-карап йөрим дә, безнең хәзрәт әллә үз-үзенә “бүген Аллаһ юлында нинди изгелек эшләп була, нинди юмартлык күрсәтеп була?” дигән сорау куямы икән дигән нәтиҗәгә киләм. Бигрәкләр дә киң күңелле, юмарт бит! Быел кыш мөфтият белән Россия ислам университеты имамнарның квалификациясен күтәрү курслары оештырды. Һәр районнан 15-20 имам 10 көн Казанда укыды. Гыйльмулла хәзрәт һәр төркемне үзебезгә җомгага дәште. Намаздан соң табын көйләп кунак иттек, җылы әңгәмәләшү, аралашу булды. Казан мәчете, мәхәллә белән танышсыннар, ничек эшләвебезне үз күзләре белән күрсеннәр дигән нияттән алынды хәзрәт бу башлангычка. Фани дөньяның исәп-хисабына корылмаган әлеге чын ислами очрашудан, тәҗрибә уртаклашудан авыл имамнары канәгать калдылар, дин гыйлеменең тормышта ничек кулланылуына шаһит булдылар. Педагоглар теле белән әйтсәк, ачык дәрес бирде хәзрәт, гамәли үрнәк күрсәтте. Өстәп шуны әйтә алам: Гыйльмулла абыйның дингә хезмәт итүе, халык белән уртак тел табып эшләү рәвеше бүген мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә, булачак дин әһелләренә дә зур тәҗрибә мәктәбе, гамәли үрнәк була ала. Фәкать күңел җитеп килергә, танышырга һәм өлкән хәзрәттән бәйнә-бәйнә сорашырга гына кирәк...

Үзем белгән дәвердән алсаң, Гыйльмулла абый – бүгенге көндә Казаныбызда күркәм, мөхтәрәм аксакал. Безнең өчен ул зур үрнәк тә, таяныр таяныч һәм диндәге ихласлыгы белән күңелләрне яулаган имам да.

Сираҗетдин НӘБИЕВ,

Казандагы Мәдинә мәчете мәэзине

"Дин вә мәгыйшәт"

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы