Чистай мөселманнары илаһи тамырларын барлый

17 июль 2012 ел 08:55

2012 елның 8 июлендә “Коръән елы” кысаларында Чистай шәһәрендә “Чистай укулары” дип исемләнгән иҗтимагый чара үткәрелде. Бу чарада район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, Чистай төбәге казые Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, нәзарәтнең гомуми бүлеге мөдире Ильяс хәзрәт Зиганшин, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Фәрит Мифтахов катнашты. Әлеге чараның иганәчесе эшмәкәр Тәлгать Әхмәтҗанов булды.

Укулар башлануы белән котлап Татарстан диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз чыгыш ясады. Ул әлеге чараның сыйфатый үзенчәлекләренә тукталып үтте. Татарстанда Закир ишан Камалов һәм аның кияве  Нәҗип Әмирхан башлаган тәсаввуф гыйлемен үстерүгә фатиха бирде. Депутат Фәрит Мифтахов, шулай ук чараның иганәчесе Тәлгать Әхмәтҗанов чыгыш ясады.
Тәлгать һәфәнде алга таба да мондый чараларны үткәрүгә ярдәм  булыр диде.
 

Әлеге укуларда түбәндәге нотыклар тыңланды:

1. Закир ишан Камалов һәм татар милләте. Нотыкны “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Зиганшин ясады. Ул, нигездә, Закир ишанның патша заманында, ислам динен кысу шартларында иманга тугры калып, татар халкын саклау юлларын күрсәтә алуына игътибар итте. Аның бу шартларда суфыйчылыкның нәкшбәндийә юнәлешен сайлап алуы да тарихи яктан акланган чара икәнлеген аңлатты. Җәмгыяви тормышта кяферлек өстенлек иткән шартларда Закир ишанның “тыштан аларга ошарга мәҗбүр булсагыз да, эчтән иманны ныгытыгыз, татарны урыслаштыруга, насаралаштыруга юнәлтелгән урыс телен көчләп тагуга каршы торыгыз, татар телен дин һәм милләт теле буларак саклагыз” дигән чакырулары татар милләтенең яшәү кагыйдәсенә әйләнде диде ул.

2. Закир ишан Камалов һәм тәсаввуф гыйлеме. Нотыкны Чистай төбәге казые Алмаз хәзрәт Шәрифуллин сөйләде. Алмаз хәзрәт аеруча Закир ишанның суфыйчылык эшчәнлегенә басым ясады. Ул бездә дөньяви белем дә, фикх белеме дә бар диде, ә менә динебезнең илаһи асылын ачып бирүче, җанын, ихласлыгын тәшкил итүче тәсаввуф гыйлеме юк диде. Закир ишан диннең нәкъ шул ягын алга сөргән. Динебезне, иманыбызны тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да ныгыткан. Мөридләрен дә шулай тәрбияләгән диде нотыкчы.

3. Закир ишан Камалов – халкыбызның рухи остазы. Нотыкны Татарстан мөфтие урынбасары, галим Вәлиулла Якупов сөйләде. Беренче чиратта ул Закир ишанның күпкырлы эшчәнлегенә тукталды. Аның гыйльми, дәгъвати, иганәлек хезмәтенә югары бәя бирде. Ул аны Чистай имамнары гына түгел, барлык татар имамнарының да остазы дип атады. Башка дин галимнәре белән, аерым алганда Чистай төбәгендә динне таратуда һәм ныгытуда күп көч куйган Әмирханнар нәселе белән кан һәм рухи кардәшлектә булуын, илаһи эшенең дәвамчысы итеп кияве Нәҗип Әмирханны калдыруын Чистай мөселманнарының Закир ишан тоткан юлга тугры калуын күрсәтте.

4. Закир ишан Камалов һәм аның фикердәшләре. Нотыкны академик Марсель Әхмәтҗанов сөйләде. Ул Татар фәннәр академиясенең Тарих институты мирасханәсе мөдире буларак элекке һәм яңа табылган материалларга таянып, мәшһүр ишанның бөтен Русия күләмендә байтак кына мөридләре һәм фикердәшләре булуын бәян итте. Русия мөселманнары арасында югары абруйлы шәхес икәнлеген билгеләп үтте. Фикердәшләре һәм мөридләре арасында танылган тарих һәм дин галиме Хөсәен Әмирханның һәм үзеннән соң Чистай мулласы булып сайланган кияве Нәҗип Хөсәен улы Әмирханның да булуларын күрсәтеп үтте. Нәкъ шушы чорда Камаловлар һәм Әмирханнарның нәсел шәҗәрәләре тоташып китә дә ди ул.

5. Закир ишан Камалов һәм татар иганәчеләре. Нотыкны тарих фәннәре докторы Наил Таһиров сөйләде. Ул Закир ишанның дин галиме, татар имамнарының остазы гына түгел, ә иганәче дә икәнлеген күрсәтте. Икенче гильдия сәүдәгәр буларак үз акчасына беренче мәхәллә мәчетен, таштан эшләнгән ике мәдрәсә һәм башка мөселман биналарын төзи. Чистай мөселманнарына шактый юмарт ярдәм күрсәтә. Эшләгән эшләре, башкарган хезмәтләре ишан хәзрәтләренең камил зат икәнлеген күрсәтә. Безгә бүген дә динебез мәгънәви яктан да, матдәви яктан да камил булсын өчен нәкъ шундый камил затлар җитешми дип фараз кыла Наил әфәнде.

6. XIX гасыр азагында һәм XX гасыр башында Камаловлар һәм Әмирханнарның Чистай төбәгендә дини эшчәнлеге. Нотыкны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Закир ишанның оныкчасы һәм Нәҗип хәзрәтнең оныгы Илдус Әмирхан сөйләде. Ул “Чистай укуларын” Закир ишан Камаловтан башлап җибәрүне нигезле һәм күптән көтелгән чара дип атады. Моның өчен Чистай мөселманнарына, игәнәче Тәлгат Әхмәтҗановка, Татарстан диния нәзарәтенә, мөфти Илдус Фәизгә үзенең зур рәхмәтен белдерде. Бу чара Татарстан мөселманнары өчен зур сөенеч һәм нәзәратнең сыйфатый яктан яңа баскычка күтәрелү күрсәткече булды диде ул. Чистай төбәгендә XIX гасыр азагында һәм XX гасыр башында Камаловлар һәм Әмирханнарның нәсел шәҗәрәләре кушылуы һәм аларның  мәшһүр татар нәселләре белән бәйләнеше сыйфатый дини үсешкә китерде дигән фикерне әйтте. Без бүген дә шундый ихтыяҗ кичерәбез. Бары тик татар җирлегендә генә, татар галимнәренә таянып кына без татар дини үсешенә ирешәчәкбез. Әйе, гыйлемне барлык җирдән алырга кирәк, әмма аның гамәли файдасы бары тик туган туфракта тамырланса гына булачак, диде ул. Илдус Әмирхан тыңлаучыларны Әмирхан-Камаловлар шәҗәрәсе белән таныштырды.

Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы вәкиле Рафик хәзрәт Насыров Чистай шәһәрендә дини үсешкә шактый йогынты ясаган урыннар белән таныштырды. Мәҗлестә катнашкан дин әһелләре, галимнәр, кунаклар, Чистай мөселманнары Чистай шәһәрендә татар-мөселман  факторының шактый зәгыйфь булуын билгеләп үттеләр һәм бу мәсьәләнең уңай чишелешенә өмет итеп җирле хакимияткә мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук Чистай шәһәрендә Камалов-Әмирханнарның истәлегенә багышланган чаралар үткәрергә кирәк дигән тәкъдимне керттеләр.


Укулар тәмамлангач анда катнашучылар ишан хәзрәтләре Мохаммәдзакир Чистави Камаловның төрбәсенә зиярәт иттеләр һәм аны төзекләндерүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Мәҗлес дини кардәшлек, үзара хөрмәт шартларында үтте. Бу хәләт Татарстандагы мөселман өммәтенең берләшүенә тагы бер үрнәк булды.

Илдус Әмирхан

Башка журналлар

Нәрсә ул вакыф?

24 октябрь 2016 ел 17:07

Дога кылу әдәпләре

15 август 2016 ел 11:22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы