Фидакарьләребезне беләбезме?

13 июль 2012 ел 16:36

Мохтаҗ кешеләргә, ярлыларга, ятим-толларга һәм авыру-зәгыйфьләргә хәйриялек юлы белән рухи һәм матди ярдәм күрсәтү гамәле бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Кешелек җәмгыяте цивилизацияле тәрәккыят, үсү юлына баскач, бигрәк тә китаби диннәр оешып киң таралгач, хәйриячелек идеясе дә билгеле бер әхлакый норма, дини тәгълимат күренешенә әверелгән. Кайсы гына диннең өйрәтүләренә мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәмчелекнең, ягъни химая-хәйрия эшенең изгелек, иманлылык галәмәте, хәтта хәлле кешеләр тарафыннан эшләнүе зарури бурыч сыйфатында тәкъдим ителүен күрербез.

Казан ханлыгы яулап алынгач, мәчет-мәдрәсәләр җимерелеп, татар вакыфлары туздырылгач, социаль тормышта шәригать кануннары Россия дәүләте законнары белән алмашынгач, ниһаять, ике-өч гасыр дәвамында татарның милекле өлеше, ягъни аксөяк катламнары, җир биләүчеләре кырып-себереп дигәндәй юк ителә. Мондый шартларда, вак-төяк сәдака бирүчеләрне исәпкә алмаганда, дәвамлы һәм күләмле хәйрия эшләре белән шөгыльләнү турында уйларга да урын һәм мөмкинлек калмый. Бары XVIII гасырның икенче яртысыннан алып, дөресрәге Әби патша чорында, Россиядә элекке кыргыйлыктан китәргә омтылып, европача цивилизацияле идарә итү алымнары күренә башлагач, татарларга дин тотуда, икътисади тормышта да беркадәр ирек бирелгәч, хәйриячелекнең кайбер күренешләре барлыкка килә башлый. Әйтик, байлардан җыелган иганә исәбенә яңа мәчетләр салыну, алар янында ачыктан-ачык эшли торган мәдрәсәләр тәрбия ителү фактлары. Бу күренеш, әлбәттә, иң элек сәүдәгәрләр катламы оешып, халыкның бер өлешендә хосусый милек-капитал барлыкка килүнең, шуннан хәйриялек максатына өлеш чыгарылуның нәтиҗәсе.

Татар сәүдәгәрләрендә милли капиталның барлыкка килүе, үсүе иң элек руслар үтеп керә алмый торган Шәрыктагы мөселман төбәкләренә юл ачылу белән бәйле. Шәрык илләре белән сәүдә эшләрен җайга салу өчен татарлардан файдалану мөмкинлеге идеясен XVIII йөзнең урталарында патша хөкүмәте дә танырга мәҗбүр була.

Әгәр егерме-утыз ел эчендә генә Россиядәге татарлар яшәгән төрле җирләрдә йөзләгән-йөзләгән яңа типтагы яки яңартылган мәктәп-мәдрәсәләр барлыкка килүен җентекләп тикшерсәк, алар арасында “Мөхәммәдия”, “Хөсәения”, “Мәрҗания”, “Госмания”, “Галия”, “Касыймия”, “Әмирхания”, “Рәсүлия”, “Мотыйгыя” кебек шәһәр уку йортларын, шулай ук Иж-Бубый, Кышкар, Каргалы, Эстәрлебаш, Бәрәскә шикелле бер-берсенә охшамаган дистәләгән-дистәләгән авыл мәктәп-мәдрәсәләренең тарихларын өйрәнә башласак, без күпләгән химаячеләр, хәйриячеләр белән очрашыр идек.

Әгәр “Тәрҗеман” газетасының ничек, кемнәрнең идеясе һәм матди ярдәмнәре белән чыгу, озак яшәү фактларын барлап, 1918 елга кадәр чыккан башка дистәләгән татарча газета-журналларыбыз язмышларында да актарынсак, тагын милли хәйриячеләребезнең исемнәрен телгә алыр идек.

Игътибар итик: боларның барысы дүрт йөз елга якын дәүләткә барлык салымнарны түләп килгән, солдатка газиз балаларын биргән (башта һәммә җир милекләре дә “казнага күчкән”), ләкин үзенең рухи, мәдәни ихтыяҗлары өчен шул дәүләттән бер тиен дә алмаган, ала алмаган татарларның үз омтылышлары, үз аң-белемнәре, үз тырышлыклары, үз матди көчләре белән барлыкка китерелгән казанышлары – милли хәзинәсе иде.

Нәкъ шушы урында укучыларның бер сорау куюы ихтимал: кемнәр соң ул йөзләгән мәктәп-мәдрәсәләрне тәрбияләп, әлеге чагыштырмача аз тиражлы газета-журналлар чыгаруга матди җирлек тудырган фидакарь затлар?

Дөресен әйткәндә, бу сорауга без хәзергә барлык төгәллекләре белән, эшчәнлекнең төрле якларын чагылдырган хәлдә, тулы җавап бирә алмыйбыз. Нибары шул юнәлешләрдә актив һәм эзлекле рәвештә эшләгән бер уч фамилияне генә атый алырбыз. Образлы итеп әйткәндә, хәзергәчә үзебез анык белгән олы затларның фамилияләрен санап чыгар өчен дә бер кешедәге кул-аяк бармаклары артыгы белән җитәр иде. Мәсәлән: Алкиннар, Апанаевлар, Акчуриннар, Баязитовлар, Борнаевлар, Галиевләр, Дибирдиевләр, Кәримовлар, Насыйровлар, Нигъмәтуллиннар, Рәмиевләр, Сәйдәшевләр, Хөсәеновлар, Юнысовлар, Яушевлар...

Тагын күпме исем өстәп булыр боларга? Ә инде һәр авыл саен диярлек үз чыгымнары белән мәчет-мәдрәсәләр салдырган, дәвамлы рәвештә аларны тәрбияләгән яки мәхәллә иницативасы белән җәмәгатьчелектән хәл кадәри һәм чамалы гына акча җыелган шундый эшләргә үзләреннән зур өлеш керткән “урта кул” хәйриячеләребезнең исемнәрен йөздән унын гына булса да санап чыга алабызмы? Юк, әлбәттә. Бигрәк тә аерым-аерым рәвештә фикер йөртеп, бер-ике кешенең “хәтер янчыгында” гына казынган чакта...

Нияз САБИРҖАНОВ

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы