25 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстанның “Идел” яшьләр үзәгендә Рәсәй күләмендә VI Мөселман яшьләре фестивале уздырылды. Билгеле булганча, әлеге чара ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Идел” яшьләр үзәге, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән элемтәләр идарәсе теләктәшлегендә оештырыла.
Бирегә илебезнең төрле төбәкләреннән 150 гә якын делегат җыелды. Алар үзләренең дин өлкәсендәге эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр; дөньякүләм танылган җәмәгать эшлеклеләренең, дин галимнәренең, җитәкчеләрнең һәм имамнарның файдалы лекцияләрен тыңлап, яңа белемнәр тупладылар; шәһри Болгарга сәяхәт иттеләр, Казанның күренекле урыннары белән таныштылар, “Мәрхәмәт” акциясендә катнаштылар.
Күңелле ял итүгә дә вакыт табылды: брейнринг, сабантуй, төрле спорт уеннары, кызлар арасында яулык бәйләү конкурсы, талантлар конкурсы һәм башка күптөрле чаралар үткәрелде. Болгарның Җәмигъ мәчетендә яттан Коръән уку бәйгесе уздырылды. Билгеле булганча, бу ел Татарстанда Коръән елы буларак игълан ителде. Егетләрнең, кызларның ихласлык белән, дөрес итеп, матур итеп Коръән укулары күңелләрдә киләчәгебезнең иман нуры, Коръән нуры белән яктыртылуына өмет салды. Тарихи урында укылган изге аятьләр тарихка мәңгегә уелып калды.
Хушлашу кичәсендә Ильяс Халиков дини эчтәлекле җырларын бүләк итте. Егетләр кызыклы скетчлары белән тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерделәр. Соңыннан барлык оештыручыларга, чараны уздыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре әйтелде. Фестиваль рәсми рәвештә тәмам дип игълан ителде. Тик шуның белән генә әле яшьләр таралышмады, төне буе тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, файдалы киңәшләр бирештеләр. Киләчәктә бердәм булырга, үзара аралашырга, ярдәмләшергә вәгъдә кылыштылар. Гомумән, яшь мөселманнарның төрле өлкәләрдә актив катнашулары – гаять шатлыклы күренеш. Димәк, милләтебезнең чәчәк атуына өметебез зур, иншаАллаһ!
Фестивальдә катнашканнар бары рәхмәт сүзләрен җиткерә:
Исмәгыйль, Азнакай: Фестиваль өчен бик зур рәхмәт! Мин монда катнашуыма бик шат. ИншәАллаһ, фестивальнең бәрәкәтен вә файдасын күрергә өметләнәм! Барыбыздан Аллаһ разый булсын!
Мөхәмәтшин Гадел: Выражаю глубокую благодарность организаторам данного фестиваля. Фестиваль прошёл, так же, как и в прошлом году на очень высоком уровне. Я получил много полезной информации и получил огромный опыт.
Лена, Югары Ослан: Очень позитивные впечатления, главные цели, которые я ставила перед поездкой, выполнены: общение с мусульманами, укрепление и очищение имана, получение новых знаний и просто отдых. Пожелание одно: чтобы такие мероприятия ни в коем случае не прекращались, а повторялись из года в год. Огромное всем спасибо!
Альфия, Иркутск: Мне очень понравилось на фестивале, данное мероприятие принесло мне огромную пользу: реализовалась моя главная цель – начала совершать намаз.
Алия, Болгар: Миңа бу фестиваль бик ошады. Бу бер атна бик тә куңелле узды. ИншәАллаһ, икенче елга да монда килергә уйлыйм. Бу фестивальне гамәлгә кертучеләргә бик зур рәхмәт әйтәсем килә.
Айрат, Чувашия: Мне очень понравилось, как все братья-мусульмане организуют намаз. Проводятся интересные лекции. Хорошо кормят в столовой. Пожелание такое: чтобы на следующий год мы все вместе встретились и в наших рядах появились ещё другие братья и сёстры. Выражаю благодарность всем организаторам фестиваля!
Альберт, Чүпрәле районы: Мне на фестивале очень понравилось. Хоть я и в первый раз, у меня очень хорошие впечатления. Во-первых, я познакомился с новыми друзьями, во-вторых, понравились лекции, они очень воспитывают и учат. А плохих впечатлений нет. Отсюда даже уезжать не хочется.
Мөхәммәтҗанов Айрат, Түбән Новгород: Негативных впечатлений нет вообще. Программа очень насыщенная. Интересные, увлекательные лекции. Особенно понравилась лекция Саида Шагавиева. Лектор раскрыл всю сущность мугтазилитов и хариджитов. Хотелось бы, чтобы в будущем было больше дискуссионных площадок, где можно обсудить проблемы мусульман и найти пути их решения.
Хафизова Әлфия, Кемерово: Я очень счастлива, что оказалась на фестивале мусульманской молодежи! АльхамдулиЛлях! Целый год я ждала этого события, на фестивале уже второй раз. За эту неделю у нас есть возможность получить знания и жить мусульманской уммой. Фестиваль собрал мусульман со всей страны, разных людей, которых объединяет Ислам. Спасибо организаторам фестиваля!
Зарипова Ләйсән, Буа: Во время фестиваля получила огромное удовольствие от общения с новыми друзьями и от получения новых знаний. Фестиваль очень понравился, выражаю огромное спасибо за это организаторам! Хотелось бы приехать на фестиваль ещё. Мои пожелания: пусть такие мероприятия не прекращаются, и проводятся каждый год.
Дамир Шаһидуллин: Впечатления очень хорошие. Я первый раз на данном мероприятии. Фестиваль проходит очень насыщенно, даже нет свободного времени передохнуть. Информация, которую мы получаем на лекциях очень полезная. Желаю дальнейшего роста и развития Фестивалю мусульманской молодёжи.
Билал: Хвала Аллаху, Господу миров, что мне представилась такая возможность попасть на ФММ. Находясь среди братьев и сестёр, чувствуешь себя как дома. Особо радует возможность получения знаний на лекциях хазратов по различным темам. Не хочется уезжать домой, но хорошего по-немногу. Прикрытый аурат у сестёр, намазы джамагатом, посещение вагазов, мечетей, обмен опытом с братьями не дают ослабнуть иману. Хвала Всевышнему, условия проживания и т.д. на 5+. Рахмат организаторам! Ассаляму алейкум!
Вәлиулла, Азнакай: Фестивалегез өчен бик зур рәхмәт. Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән кардәшләр белән аралашу өчен, мөһим шәхесләр белән танышу өчен фестивалегез бик олы форсат булды.
Рөстәм Шәяхмәтов, Чиләбе: Хвала Аллаху, что я попал На ФММ 6. Я очень рад. Первый раз я на таком масштабном мероприятии. Здесь так здорово. Чувствуется братство мусульман. Всю свою жизнь: дет сад, школа, университет, армия, работа я слышал в свой адрес слова зависти, ненависти, люди обрушивали на меня такой шквал неприятных слов, завидуя моим успехам, моим умственным способностям, в моменты, когда я себя проявлял. Редко я слышал хорошие слова в свой адрес. Злые языки резали мое сердце. Из его ран вытекало добро: кап-кап, кап-кап. И сердце заполнялось злом. И когда встречал нового человека, мое сердце автоматически вставало в позицию защиты, ставя блоки. Я думал: “Сейчас снова начнутся пакости в мой адрес”. Я привык видеть в глазах людей: ненавсить, злобу, ярость. Тщеславие. Гордыню. Зависть. Презрение. Тяжело было. Я рос в среде, где меня окружало общество, которого не интереосвали темы, волнующие мой разум: Политика. Экономика. Религия, культура. Традиции. Попав на ФММ VI, я увидел в глазах людей добро, любовь, уважение. Ребята меня называли: “Брат”. Алхямдулилляхи, неужели это правда?! Какими словами меня только не называли. А тут брат. Они трогают меня за плечо. Готовы поддержать, научить намазу. Началось крушение моего мировоззрения, железобетон моего средца стал разрушаться, сердце стало смягчаться. Неужели так бывает?! Неужели это правда?! Меня любят и уважают. Ценят, что я мусульманин. Часто меня угнетали за мое мировоззрение. Аллага шөкер, что я сюда попал. Ощущение, что мое развитие ушло на 20 лет вперед. Я хочу пожелать любви божественной всем мусульманам и немусульманам.
Алёна, Воткинск: Очень много хороших и весёлых впечатлений (плохих вообще нет) альхамдулиллях! Было очень весело и интересно. На фестивале у меня появилось больше друзей, поднялся иман. Очень здорово, хотелось бы побывать чуточку больше.
Аида Ильясова, Воткинск: От фестиваля у меня отличные впечатления. Каждый день проводятся интересные мероприятия, так что времени на безделие не хватает. Экскурсии по Казани, лекции учёных, посещение мечетей – всё это очень занимательно. Мне очень понравился фестиваль, и в следующем году я снова приеду сюда, иншАллах!
Шунысы куандыра: фестиваль елдан-ел камилләшә бара, географиясе киңәя. Оештыручыларның барысына да олы рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә мондый күркәм чараның дәвам иттерелүенә ышанып калабыз!
Илмира Низамова