Әҗмәл хәзрәт Саматовның Алабуга шәһәр-районы мөхтәсибәтен җитәкләргә алынуына май аенда бер ел тулды. Бу күп вакыт түгел. Шулай да инде байтак кына эшләр эшләнгән, киләчәктә башкарыласылары да аз түгел. Иң яхшысы имам-мөхтәсибнең үзен күреп сөйләшергә булыр дигән нияттән чыгып, көннәрнең берендә аның белән әңгәмә кордык.
-Хәзрәт, узган елның март аенда, Сезнең белән очрашу вакытында, каланың 4 нче мәхәлләсендә әле фундаменты гына салынган “Ихлас” мәчете турында сүз чыккач: “Ничек итсәм итәрмен, бу мәчетне барыбер төзетеп бетерәчәкмен”,- дигән идегез. Ишетүемчә, аңа җитәрлек төзү материаллары тупланган һәм инде дин йортының диварларын да күтәрә башлаганнар икән.
-Аллаһының биргәненә шөкер, мәчетне өлгертү өчен 100 процент булмаса да, 90 процент чамасы төзү материалы тупланды, төзүчеләр бар һәм инде эшкә дә башладык. Изге ниятне чынга ашыру өчен оешма-предприятиеләр, аерым кешеләр хәл кадәрле өлеш кертә. Энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк, дигәндәй, сәдаканың олысы-кечесе юк бит аның. Шәһәр-район хакимияте башлыгы Геннадий Емельяновка аерым рәхмәт сүзләре ирештерер идем, янына ничә керсәң дә, һәрчак елмаюлы йөз, җылы сүз белән каршы ала. Дүртенче мәхәлләдәге мәчетне генә түгел, халык телендә “Могҗизалар кыры” дип аталган мәхәлләдә “Шатлык” мәчетен, һәм М-7 федераль трассасы буенда (Бехтерево авылы тирәсендә) мосафирлар өчен янә бер мәчет төзер өчен урын бирергә боерды. Әйтү тиештер, аның әмере инде күптән чынга ашырылды. Район хакиме дин йортлары төзүнең гамәли ягын да кайгырта: миллионнар белән исәпләнгән суммалар бүлеп бирдертү – шуның бер ачык мисалы. Гомумән, имам-мөхтәсиб постына тәгаенләнгәннән бирле мин аның ярдәмен тоеп яшим. Аннары өч миллион сумлык финанс ярдәме күрсәткән “Татнефть” генераль директоры Шәфәгать Тәхәутдиновка рәхмәт сүзләре ирештерәсем килә. Кол Шәриф мәчетендә Италиядән кайтартылган 800 килограммлы “Коръән” китабын тәкъдир иткәндә, ошбу зат янына килеп берничә сүз белән гозеремне белдерүем җитте – шундук ярдәмчеләренә тиешле күрсәтмәләрен бирде.
Хәзерге заманда мәчет диварларын краннан башка күтәрүне күз алдына да китереп булмый. Кран сорап “КамГЭСэнергострой”ның генераль директоры Александр Евдокимовка баргач, милләте буенча урыс кешесе, бер тиен хак сорамыйча (андый кранның бер сәгать эшләве 1800 сум тора), 6 айга кран бирде. Ошбу биниһая зур конструкцияне Яр Чаллыдан Алабугага китертү мәшәкате шактый зур булып чыкты, ярдәм итүен гозерләп республиканың ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнехановка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ә ул үз чиратында мәсьәләне уңай чишүне хәл итәргә дип, ТР Хәрәкәт куркынычсызлыгы баш идарәсе җитәкчесе Мансуров әфәндегә күрсәтмә бирде. Мансуров 66 тонна авырлыгындагы механизмны Кама аръягыннан бирге якка китертүне турыдан-туры шәхси контролендә тотты. Рөхсәт кәгазен хак түләп алсак, 70 мең сумнан артыкка төшәсе иде, ә бездән бер тиен акча алмадылар. Әлеге мөхтәрәм затларга да Аллаһының рәхмәте төшсен.
-Хәзрәт, узган еллардагы кебек, быел да изге Болгар җирләренә сәяхәт кылдыгыз бугай?
- Әйе, май ахыры-июнь башларында Татарстаннан һәм Русия төбәкләреннән мөселманнарның Болгар патшалыгының борынгы башкаласы бөек Болгарга барып баш иеп, бабаларыбыз рухына дога кылып намаз укуы соңгы елларда традициягә әверелеп бара. Быел ул чара 10 июньдә оештырылды. Алабугадан һәм районның Юраш, Илмәт, Поспелово авылларыннан җәмгысе 50 ләп кеше барды.
Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1090 ел тулуга багышланган олуг җыенга бөтен Русиядән 40 меңләп кеше җыелган диделәр.
Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Диния Нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәизов кебек рәсми затларның катнашуы ошбу чарага тагын да олпатрак төс кертте. Икенчедән, бу бит әле татар-мөселман дөньясын бер тирәгә туплау, аны иманга китерүнең иң отышлы ысулларыннан берсе буларак та игътибарга лаек. Уйлавымча, ул киләчәктә тагын да колачлырак рәвеш алачак, чөнки безне бары тик дингә-иманга, үз асылыбызга кайту гына коткарачак. Һәрхәлдә, минем фикерем шундый.
- Хәзрәт, газета укучыларыбыз исеменнән Сезгә тазалык-саулык, ниятләрегезнең чынга ашуын телим.
- Фәрештәләрнең “амин” дигән сәгатенә туры килсен, рәхмәт.
Әңгәмәдәш: Фирдәвес Хуҗин,"Алабуга"