Илдус Фәиз: "Тотрыклылык иң беренче чиратта мөселманнарга кирәк"

01 июнь 2012 ел 13:39

Зыялылар татар халкының рухи кыйбласын югалтмавында, милләт буларак сакланып калуында диннең өлеше зур булуга еш игътибар юнәлтә.  Тарихка кереп калган еллар татарларны никадәр генә каршылыклы, катлаулы хәлләргә дучар итмәсен, алар “бисмилла” әйтеп яшәгән халык. Аллага шөкер, хәзер инде яңа заман сулышында диннең тагын да ныграк куәт алуын тоябыз. Дөрес, бүген дә тормышның үз проблемалары җитәрлек һәм алар дини өлкәгә дә кагылмый узмый. Шунысы сөендерә, Татарстанның тотрыклы сәясәте диннең таралуына бер ярдәм булып тора. Нәтиҗәдә, дин әһелләре эшчәнлеге киң колач белән алып барыла. Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең  республикадагы дини вәзгыятькә кагылышлы сорауларга җавапларында да бу ачык күренә.

Дини белем туплау дин әдәбен өйрәнүдән башлана

- Бүгенге көндә без Татарстанда дөньяви белем өлкәсе янәшәсендә дини мәгариф юнәлеше үз урынын ала бара. Илдус хәзрәт, Сез мөфти булгач та, нәкъ менә дини мәгарифне җитди мәсьәләләрнең берсе итеп күтәрдегез. Шуңа күрә әңгәмәбезне дини белем бирү турында сөйләшүдән башлыйк әле.  Руханилар өчен мөгаллимлек итүнең мөһимлеге нидә?

- Беренчедән, имамга, мөфтигә ислам мәгълүматын халыкка җиткерү тиешле булса, икенчедән, мөгаллимлек итү аларның үзләрен дә ниндидер бер тәртиптә тота. Өйрәнергә, китаплар укырга, даими белемнәрен арттырырга мәҗбүрләр. Дәрес алып барган укытучының мәгълүматы көчле булырга тиеш.

- Сезнең шәхсән үзегезнең дә мөгаллимлек стажыгыз шактый бит. Белүебезчә, әле халык дингә тартыла башлаган туксанынчы еллар ахырыннан бирле дини дәресләр алып барасыз. Бу эшкә ничек алындыгыз?

- Коръәнне, гарәп телен, намазны, гомумән, дингә кагылышлы гамәлләрне өйрәнеп дингә килдем.  Гарәп теленә килгәндә, аны Нурислам Ибраһимов шактый гына өйрәтте. Дини гыйлемемне ун еллап тормышымда кулланганнан соң ул вакыттагы мөфти Госман хәзрәткә беренче мөрәҗәгатемне җиткердем. "Мөмкинлек булса, нәзарәттә төркем җыеп, татар һәм рус телендә укыта башлар идем. Нәзарәтнең дә берникадәр дәрәҗәсе күтәрелер, икенчедән, бик күп зыялылар  бүгенге көндә мәчетләргә килергә куркалар һәм монда рәсми бина булганга күрә, аларга да укырга җайлы булыр", - дигәч, ул ике куллап ризалашты. Әйдә, дәгъват бүлеген җитәклә, зыялылар белән дә эшлә дип, шундый бер күрсәтмә бирде. Нәзарәтнең 1998-99 елда төзелгән мәчет каршысындагы һәм кыска вакытлы курслар өчен укыту программасы бар иде. Шулай  итеп, 1999 елдан үз тәҗрибәмә, программага таянып курслар укыта башладым. Шактый кешеләр рус һәм татар төркемнәренә йөреп башлангыч гыйлем алды. "Болгар" мәчетенә күчкәч, 2002 елдан бирле анда да шактый гына курслар алып бардым. Дәресләр махсус зыялылар өчен ике телдә, хәтта ял көннәрендә дә үткәрелде. Анда журналистлар, артистлар, рәсми ведомстволарда эшләүчеләр, табиблар, укытучылар һәм башка өлкәләрдән белгечләр күп йөрде. Шәкертләр шактый һәм шул курсларда башлангыч белем алганнарның күбесе алга таба мәдрәсәләрдә, РИУ да укыдылар, муллалар, дини белем бирүче мөгаллимнәр булдылар.

- Хәзер дә укытуыгызны дәвам итәсезме?

- Мөфти булганнан соң да мөгаллимлек эшен ташламаска тырыштым. Былтыр ике татар төркеме укуын тәмамлагач, рус төркеме тупланган иде. Менә быел алар укуларын тәмамлады. Аллага шөкер, Коръәнне дә укый башладылар һәм намазга да басып киләләр. Быел минем белән бергә "Болгар"мәчетендә 20ләп мөгәллим дәресләр бирде. Гомумән, мәчетләр каршында укыта торган мөгаллимнәрнең бүгенге көндәге фидакарь хезмәтләре зур. Алар динебезне таратуга зур көч куялар. "Ликбез" дәрәҗәсендәге бер оешма булып торалар. Киләчәктә дә шулай булыр дип уйлыйм. "Болгар", "Нурислам", "Шамил", "Әҗем" -  кайсы гына мәчеткә карасак та шундый укытулар оештырылган. Әнә, "Нурулла" мәчетендә ничә еллардан бирле Рәшидә абыстай дәресләр биреп килә. Аңарчы "Мәрҗани"дә укытты. Өлкән мөгаллимнәргә килгәндә, алар дин белән бергә милләтнең гореф-гадәтен, культурасын да өйрәтәләр. Әлбәттә, исламда милләт юк, милли культура түгел, ә бары тик ислам культурасы гына булырга тиеш дигән ялгышрак фикерле яшьрәкләр дә бар. Ислам культурасы ул, ниндидер бер милләтнең культурасына таяна, моны шулай ук истә тотарга кирәк.

- Сабак алучылар инде шактый өлкән яшьтәге белгечләр һәм шул ук вакытта сабый балалар төсле динне хәрефләрдән башлап өйрәнәләр. Диндә - сабый, тормышта - белгеч булган укучыларга дәресләрне ничегрәк алып барасыз?

- Мин дәрескә килүчеләргә беренче көннән үк намазга бас, хәтта башыгызга яулыклар ябыгыз дип, катгый рәвештә әйткәнем юк. Шуңа да карамастан, инде берничә дәрестән соң өст- башларын карап киләләр. Иң беренче чиратта әдәп-әхлакка өйрәткән дәресләр үткәрәм. Әйтик, намазны өйрәтергә тотынганчы - намаз уку, Коръән хәрефләрен ятларга керешкәнче - изге китапны уку, ураза тоту, хаҗ кылу тәртибенә кадәр, бу гамәлләрнең әдәбен өйрәтергә тырышам.

Күпләр дин буенча беренчел мәгълүматны тырышып ала. Аллаһы Тәгалә, гыйбадәт кылу, Коръән һәм гомумән, кешелеклелек дигән бер төшенчә белән танышалар. Алланың рәхмәте, курслар тәмамланганда шактый гына сорауларны үзләштерәләр.

- Мөфти булгач та дини белем бирү өлкәсенә берникадәр үзгәрешләр кертүгә нәрсә этәргеч бирде?

- Дөресен әйткәндә, бер төгәл, уртак программа белән уку- укыту сүздә генә калуы, һәркем  үзенең күңеленә хуш килгән мәгълүматны, хәтта исламдагы бүтән төр юнәлешне тәкъдим итүе, әлбәттә, күңелне борчый иде. Электән, Госман хәзрәт мөфти булган вакытта да бу мәсьәләне сызланып күтәрде. Югары дәрәҗәдәге уку йорты булсын дип, Россия ислам университетын төзүе дә аның ачынып каравын күрсәтте. Бу мәсьәләдә без, Госман хәзрәт белән фикердәшләр. Уку-укыту системасын камилләштерергә кирәк иде. Элеккеге мөфтинең белем бирү өлкәсендәге эшләрен дәвам итеп бүгенге көндә аттестация мәсьәләсен керттек. Бәлки, элегрәк аны кулланып булмагандыр да, чөнки кадрлар бик күп түгел иде. Бүгенге  көндә уку йортларында, әлбәттә, аттестация үткәрмичә булмый. Чөнки лицензияле, профессиональ булган мәдрәсәләргә белемле, дипломлы һәм җитди карашлы укытучылар кирәк. Кәгазьдә генә түгел, ә гамәлдә бөтен шәкертләр бер төрле гыйлем- мәгълүмат алсын, бер төрле юнәлештә барсын дигән максатыбыз бар. Дөрес, укыту программасы ул, берникадәр үзгәреп торачак. Укытучыларның, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге тәкъдимнәреннән, дөньяви тәҗрибәдән чыгып, барыбер аны даими камилләштерми булмый.

Төгәл бер максатыбыз бар -  киләчәктә барлык имамнарны, укытучыларны да югары илаһият белемле итеп күрергә телибез. Безнең кадрлар әзерли торган иң мөһим уку йорты РИУ белән шуңа омтылып бергәләшеп эшлибез дә. РИУ каршындагы имамнар белемен күтәрү үзәге - уртак проектыбыз. Барлык имамнарга  РИУ аша белемнәрен күтәрергә, үстерергә, ныгытырга тәкъдим итәбез.

Болгар дини чаралары Казанда башланды

- Алда шактый санда Болгар белән бәйле дини чаралар көтелә. Шулар хакында тулырак әйтеп үтсәгез иде.

- Татарстаныбызда, Алланың рәхмәте, дөньяда типографик ысул белән бастырылган иң зур Коръән саклана. Кем Коръәнне хөрмәт итте - Аллаһы Тәгалә аны хөрмәт итте, ди Пәйгамбәребез. Республика җитәкчелегенең Коръәнне хөрмәт итеп, ничек тә булса аңар үзләренең мөнәсәбәтләрен күрсәтәселәре килде. Мөселманнарга иң зур басма изге китапны бүләк иттеләр. Аны Болгардагы Истәлек билгесе дигән урынга кую тәгаенләнде. Болгарга Коръән урнаштырылу уңаеннан, шулай ук Татарстанда нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Коръән елы кысаларында Кол Шәриф мәчетендә 17 майда Коръәнне хәтем иттеләр. Бу - изге китапны укуны Болгар, Казан җирлегендә яшәгән бабаларыбыз, шәхит булган милләттәшләребез рухына, илебез, халкыбыз, җиребез өчен дога кылуга багышланган ният. Аллаһы рәхмәте яусын бүләк иткән кешеләргә, изге китапны хәтем итүчеләргә көч- куәт, җегәрлек бирсен.

- Коръәнне хәтем итүне изге китапны бертуктаусыз уку дип аңларгамы?

- Коръәнне хәтем итү ул, аны башыннан ахырына кадәр укып чыгу. Аллаһы Тәгалә сүзләрен үзеңнең аңың, йөрәгең, телең аша үткәрәсең. Изге китапны укыганда күзләребез дә, колакларыбыз да шушы эшкә җигелгән. Үзебезнең тавышыбызны ишетеп аны йөрәккә дә үткәрәбез. Пәйгамбәребез әйтә: “бу Аллаһы Тәгаләнең нуры белән нурлану”. “Коръән ул шифа, булдыра алсагыз бөтенләе белән укыгыз, аны атнага бер тапкыр укысагыз да  бик әйбәт”, ди. Пәйгамбәребез иң зур эшләрнең берсе Коръән уку икәнне аңлаткан җиткергән, белгерткән. Коръәнне хәтем итү безнең өчен бик зур дәрәҗә. Аны ниндидер бер чарага багышлау да бар. Мәсәлән, кемдер вафат булды икән, аның рухына багышлыйлар. Әйтик, мәрхүмнең балалары үзләре булдыра алмаса, укый белә торган кешеләргә мөрәҗәгать итеп, шушылай дога кылдыралар. Пәйгамбәр хәдисендә китерелгән: Булдыра алсагыз "Әлхәм" укып, "Ясин" сүрәсен укыгыз ди. Булдыра алсагыз, бөтен Коръәнне хәтем чыгып багышлагыз, ди. Аллаһы Тәгалә әти-әниләрнең гөнаһларын гафу итсен, аларга үзенең рәхим- шәфкатен җиткерсен өчен дә укыйлар. Шулай ук, әйтик, шәкертләр Коръәнне хәтем итәләр.

- Моңа кадәр Татарстанда Коръәнне хәтем итү ничегрәк тормышка ашырыла иде?

- Бер утыруда Коръәнне хәтем итү исламда борын - борыннан калган гамәл, безнең халыкта гына түгел ул. Изге китап 30 кисәктән -парәдән тора. Менә шул кисәкләрне үзара бүлешеп уку мәчетләрдә кертелгән. Безнең мәдрәсәләләрдә, Казан мәчетләрендә шәкертләр, бабайлар атнага бер Коръән укып чыгалар.

Без аны мәрхүмнәр рухына багышлыйбыз, шулай ук ил - көнебезгә, гаиләләргә тынычлык, тәртип, тотрыклылык сорап дога кылабыз. Бу элек -электән калган гореф-гадәтләребездән. Коръәнне укып чыгып багышлау бик зур әҗер -савап китерә. Пәйгамбәребез әйтә, куллар күтәреп дога кылган вакытта Аллаһы Тәгалә җавапсыз калдырмас, күтәрелгән кулларны буш кайтармас ди.

Коръән тере китап. Терелеге нәрсәдә дигәндә, ул елга ким дигәндә бер мәртәбә булса да укылырга тиешле. Әбиләребез әйткәнчә, Коръән тик ятарга-тиеш түгел. Алар өегездә изге китап булса һәм аны укый белмәсәгез, хет ачып битләрен карап чыгыгыз, бер урыннан икенче урынга гына булса да күчереп куегыз, дип өйрәтәләр иде. Коръән ачылырга, укылырга тиеш. Коръән нуры белән нурлану, аңар мәхәббәтне арттыру, Аллаһы Тәгалә белән һәрдаим рухи мөгалләмәдә булырга тырышу - безнең халкыбызга сеңеп калган.

Иң зур Коръән тик ята торган китап булмыйча елына берничә тапкыр, я Исламны рәсми кабул иткән көннәр якынлашканда яки рамазан аенда укылсын дигән теләк белән яшибез. Мөфти булганчы ук туган бер зур хыял бар, минеке генә дә түгел, шактый кешеләрнең хыялы ул - "Кол Шәриф"тә бертуктаусыз Коръән яңгырату, укыту. ИншаАллаһ үзебезнең республика җитәкчелеге, мөселманнар белән килешеп, сөйләшеп киләчәктә теләгебез тормышка ашар. Коръән укылса ил-көнебезгә бәрәкәт килә, тормышыбыз да хөрмәткә лаек була.

Илебездә бәрәкәт яшәсен

- Мөхтәсибләрдә җирлектәге дин әһелләренә кагылышлы хәлләре белән танышып йөргәндә алардан нинди сорауларны еш ишетергә туры килә?

- Мөфтилеккә килгән вакытта бирелгән сораулар белән бүгенге көндәгеләрен чагыштырсак, аерма шактый. Чөнки бик күп мәсьәләләр чишелеш табып килә, эшләр башкарыла, Аллага шөкер. Районнар буйлап йөргән вакытта еш кына Россия Президенты турында, мөселманнарга уңайлыклар булырмы дигән фикерләр ишетелә иде, хәзер инде илбашы да билгеле, күпләр тотрыклылык юлын сайларга тырышты. Тотрыклылык иң беренче чиратта мөселманнарга файда. Чит илләрдән дә күрәбез, ыгы-зыгы булганда иң беренче зарар мөселманнарга килә. Күпме мәчетләр шартлаталар, урамнарда гади мөселманнар үлә, ятим, йорт-җирсез кала, качаклар, мөхәҗирләр булырга мәҗбүрләр. Динне гыйльми яктан өйрәнү мәсьәләсе икенче планга кала. Дөньяның кайгы китерә торган авырлыклары алга килеп баскач, шулар белән көрәшә башлагач югары бер илаһиятне дәвам итү сүрелә башлый. Илебездә, татулык, бәрәкәт яшәсен, һәркайсыбыз шуны тели.

Шулай ук, мәчет имамнарыннан беренче нәүбәттә: "Нишләп безнең Татарстанда нәзарәт структураларында төгәл тәртип юк?" –дигән сүзләр ишетелә иде. Менә бүгенге көндә аларның теләкләре белән Уставка кайбер төзәтмәләр кертү, эшчәнлекне шуңар тәңгәл китерү бара. Иганәчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, мөхтәсибләргә, мөгаллимнәргә хезмәт хакы түләү, мәдрәсәләрнең коммуналь чыгымнарын каплау җаен таптык. Нәзарәткә караган Хаҗ программасын булдырдык. Шулай ук "Хәләл" комитетының дәртләнеп эшләве, "Зәкәт" фондының бик күп кешеләргә ярдәм итүе, "Вакф" дигән фонд булдыру, бизнесменнарның, яшьләрнең нәзарәт тирәсенә туплануы күп ниятләребезне гамәлгә кертергә ярдәм итә. Аллаһының рәхмәте белән, имамнарның, муллаларның татар мөселманнарын бер йодрыкка туплау теләге тормышка ашсын иде.

- Гадәттә, ялкау кешене сөйләр эше булмагач белүче-күрүче дә юк. Ә җигелеп тартканга камчы шактый эләгә... Бу инде тормышның бер кызыклы үзенчәлеге. Ә Сез, үзегезгә карата мәгълүмат чараларында урын алган тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?

- Язмаларны карап барам. Нахак сүзләрне төшереп калдырып, хаклы булганнары турында уйланып укыйм. Дөресен әйткәндә, милләт өчен зур эшләр башкарган  чын милләтпәрварлар киңәш-табыш дигәнне алга куялар, очрашканда, төрле чараларда катнашканда мөгалләмәне шул рәвешле кору ягында. Әлбәттә, һәр кеше үз башына килгән фикерен әйтергә хаклы, бездә демократия. Әмма аерым бер оешмалардагы- милли булсынмы, башкасымы, шулардагы кайберәүләрнең сүзләре, ул әле бөтен бер оешманың фикере түгел.

- Дин әһелләре тарафыннан соңгы вакытларда милли мәсьәләләргә игътибар артуы үзләрен милләтчеләр дип атаучы кайберәүләрдә көндәшлек хисен тудырмый микән?

- Әйтә алмыйм. Әле элеккеге елларда, "Болгар" мәчете картлары белән бергә Хәтер көннәренә дә бара идек. Дингә, милләткә хезмәт итү дигәнне күңелдән чыгарганым юк. Мөфтилек программасында да шуны ачык күрсәттем. Бүгенге көндә нәзарәт Бөтендөнья татар конгрессы, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, шулай ук язучылар, композиторлар берлекләре белән бергәләп эшли, милли диаспоралар белән дә аралашып торабыз. Нәзарәт чыгара торган “Дин вә мәгыйшәт”, “Умма” газетларын җиткерергә, булдыра алганча китаплар да бирергә тырышабыз. Ничек кенә булса да, үзебезнең милләттәшләребез -татар мөселманнары белән аралашу ягында.

- Мөселманнарга җиткерәсе килгән нинди уй-теләкләрегез бар?

- Болгарда 10 июнь көнне бик зур җыен була. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән милләттәшләребез җыела. Иншаллаһ, унысына мәчет төзелеп бетәчәк һәм башка бик күп корылмалар. Болгар безнең тарихыбыз, билгебез, шушында килсәк хәерле булыр иде. Безнең татар халкы тарихта эзен калдырган бөек халык. Бүгенге көндә дә яңа тирән эз салып килә. Һәм киләчәктә дә, иншаАллаһ, үзенең урынын тота торган бер халык ул. Шуңа күрә бердәм булып, бергәләшеп Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә, чын мәгънәсендә Аллаһы Тәгалә каршында оялмаслык дәрәҗәдәге кеше булып калырга насыйп итсә иде дип, дога кылабыз.

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы