Татар халкының дини тормышы турында уйлану

27 апрель 2012 ел 10:15

Әгүүзү Билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир Рахмәнир-Рахиим. Әлхәмдулилләәһи раббил гәәләмин вәссәләәтү галәә расүүлинә Мөхәммәд үә галәә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн. Бөтен галәмне тәрбия кылучы Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәтләребез һәм мактауларыбыз булса иде, шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлЛаһу гәләйһи вә сәлләмгә күңелләребезнең түреннән чыккан салават – шәрифләребез булса иде.

Аллаһу Сөбхәнәһү вә Тәгалә Коръәндә әйтә: “Шуннан Без Китапны колларыбыз арасыннан Үзебез сайлаганнарга мирас итеп бирдек. Алар арасында үз-үзләрен рәнҗетүчеләр дә бар, урталык тотучылар да бар һәм Аллаһының рөхсәте белән хәерле эшләрдә алга узучылар да бар. Будыр – бөек фазыл”, диелә. (“Әл – Фатыр сүрәсе 32 аять”).

Бүгенге көндә илебез мөселманнары арасында төрле мәзһәбләргә таркалу башланды, күп кенә мөселманнарыбыз үзләре дә төрле агым-юнәлешләрне өстен куеп, традицион динебезгә хилафлык китерәләр. Без мөселманнар төрле илләрдә яшибез, милләтләребез белән аерылабыз, гореф-гадәтләребез төрле, яшәү рәвешебез һәм җирлекләребез үзгә. Акыл сәләте һәм гыйлемебез белән дә аерылып торабыз. Безне берләштергән нәрсә бер генә – ул Ислам дине. Нинди генә расадан, милләттән булуыбызга һәм нинди генә телдә сөйләшүебезгә карамастан, Ислам дине безне барчабызны да берләштерә. Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп, җәннәт бакчасына алып бара торган Ислам дине нигезләре буенча яшәргә тырышабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) безгә, Аллаһының китабы  Коръән белән, бу дөньяда дин кушканча ничек яшәргә тиешлегебезне күрсәтеп калдырды. Гасырлар узгач, җир шарына дүрт галим килеп, төрле милләт халкына ничек Ислам динен бозмый яшәргә күрсәткәннәр. Дини юлында шул дүрт мәзһәб мәктәбе барлыкка килде. Барлык мөселманнар да шул дүрт мәзһәбне белә һәм таный. Калган галимнәр турында әйтеп тормыйбыз инде. Төрле халыклар үзләренә шул дүрт төрле мәзһәбнең берсен сайлап, шуның буенча яши башлаганнар. Мөселмнаннарның теге яисә бу мәзһәб буенча яшәүләрен тикшерү кирәк түгел. Бар нәрсәдә Аллаһының хикмәте бар, Ул – Үзе белүче.

Без, татар халкы, Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча яшибез. Инде мең ел шул мәзһәбкә таянабыз, бу очраклы гына сайлап алынмаган, моны аңлар өчен һәрберебезгә дә татар халкының үткән юлын, тарихын белү зарур.

Бүгенге көндә мөселманнар арасында “танылмаган галимнәр” килеп чыкты. Шушы “галимнәр”дә белем алган дин кардәшләребезне, икенче мәзһәб дөресрәк (яхшырак) дип, халыкның тынычлыгын бетереп йөри башладылар. Кылган гамәлләре динебез өчен файда китерми, алар татарның үткән тарихын белмиләр генә түгел, моны кирәк дип тә тапмыйлар. Алардан башка да, илебездә төрле агымнар да барлыкка килде. Халык ирекле, шуңа да дин юлын үзе сайласын, дидек. Күпмедер вакыт үткәч, мөселманнар арасында ызгыш-талаш барлыкка килүен сизә башладык. Әти-әниләр балаларын дини белем алырга мөселман илләренә җибәрделәр. Алар анда башка мәзһәб буенча белем алдылар. Инде нәрсә күрәбез: ата баласы белән уртак сүз таба алмый, бер авыл халкы икенчесен аңламый, бер Мөфти икенчесе белән килешә алмый. Хәзер безгә ни өчен Әбү Хәнифә мәзһәбе өйрәткән дин юлы белән яшәргә кирәклеге аңлашыла башлады, бу очраклы гына сайлау түгел. Бу –безнең татар халкының тормыш-яшәешенә туры килә торган бердәнбер хакыйки юл. Моны аңламаучылар, башкаларны адаштыра гына. Икенче юнәлеш: дини гыйлем алган яшьләр, туган җирләренә кайткач, алган белемнәре белән яши алмый. Тырышып та карыйлар, тик халык белән ике арада аңлашылмаучылык килеп чыга. Илебездәге 70 ел динсезлектән, дингә каршы сәясәттән соң, аны чынлап торып аңлаучылар, танучылар аз калды. Динебез бары тик җеназа уку, Коръән ашлары уздыру, никах һәм исем кушу кебек дини гореф-гадәтләр, йолаларда гына сакланып калган. Шундый авыр вакытта да әби-бабаларыбыз динебезне саклап кала алганнар, әлеге нык рухлы буынны Аллаһы Тәгалә рәхим-шәфкатеннән ташламый, хаталарыннан ярлыкаса иде. Шушы ата-бабалардан сакланып калган динебезнең нигезенә таянып, Аллаһының хикмәте белән халкыбызны хак дин юлына алып чыгарга кирәк. Моңа ирешү өчен тирән гыйлем һәм зур сабырлык кирәк. Күп кенә яшьләребез башка илләрдә белем алалар да, үзебезгә кайткач, инде ничә гасырлар сакланып килгән, буыннардан тапшырылган динне төптән үк чабып ташларга уйлыйлар, әлбәттә, моны аңлы рәвештә башкармыйлар. Еш кына сәдака таратырга ярамый, өчесе, җидесе, кырыгын уздырырга ярамый дип, халыкны динсез калдырып, көферлек юлына китерүләрен уйламыйлар да. Шулай эшләсәләр, артык динле булып китербез дип уйлыйлар микән? Югыйсә монда бик ахмак кеше булырга кирәк бит. Күпме пәйгамбәрләр, галимнәр һәм дин әһелләре халыкларны дин юлына өндәп көч түктеләр. Мөселман илләрендәге һәм безнең илебездәге дини тормыш бер-берсеннән бик нык аерылып тора. Илебездә төрле милләт вәкилләре, төрле диндәге халык, хәтта бөтенләй динсезләр, мәҗүсиләр, сектантлар да бар. Шушы җәмгыять арасында динне саклап, барчасы белән дә бердәм-тату яшәргә кирәк. Шул ук вакытта, барчасын да хәлдән килгәнчә акыллы гына итеп Ислам диненә өндәргә телибез. Моны, әлбәттә, бик нык иманлы, гыйлемле һәм үтә дә сабыр булган кеше генә эшли ала.

Икенче мәзһәб буенча белем алган кешенең дини гыйлеме ышану белән ныгып калса, без аны берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Ул үзе дә аптырашта кала: үзе алган гыйлемне кулланып яшәп карый, ләкин ызгыш-талаш барлыкка килә һәм бу егет йә динен ташлый, йә инде сугыш коралын тотып чыгарга мәҗбүр була. Бу хәлләр икенче илләрдә дә бар, телевизордан күреп торабыз: мөселман була торып бер-берсен үтерәләр, шартлаталар. Шундый хәлләрне күрә торып, акыллы кеше ник дөрес нәтиҗәгә килә алмый икән? Телибезме, юкмы – бу чынбарлык. Ә аңларга теләмәгән кеше – ахмаклык кыла. Аңламыйлар икән, үзләрен шәкертләре белән бергә белем алган илләренә озатырга кирәктер. Шулай булган очракта, күбесе мондагы дин юлына кайтыр иде. Шул дин әһелләре: “Без Коръән, сөннәт буенча яшибез” – диләр. Алайса алар кайсы китапта, Коръәннең кайсы өлешендә, нинди хәдистә мөселманнарга бер-берсен үтерешергә рөхсәт ителә дигән күрсәтмәне тапканнар икән?! Күпме эзләсәләр дә таба алмаслар шул, сүзләре җилгә очар. Авылларыбызга карасак, шул “дин әһелләрен” күп җирдән куып чыгардылар. Нәрсә генә әйтсәләр дә, аларны халык кабул итми, алар өйрәткән дин буенча безнең илдә яшәп булмый.  Безнең татар халкы юкка гына үзенең дини кыйбласы итеп Әбү Хәнифә мәзһәбен сайламаган, монда Аллаһы Тәгаләнең хикмәте бар. Кадерле мөселман кардәшләр, дини гыйлем алам дисәгез, бик сак булыгыз, китапларны үзебезнең мәзһәб буенча киңәш ителгәнен генә алыгыз.

Безнең татар халкы күп нәрсәне табигать күренешләре белән чагыштырып күрсәтә. Бүгенге көндә безнең дини тормыш чишмәбезгә бик күп начар, пычрак нәрсәләр кушылды. Шул чишмәдән су эчсәгез сәламәтлегегезгә, динегезгә зыян килер. Су кайнар алдыннан өстенә микроблар һәм пычрак күбек җыела, кайнап чыккач микроблары да үлә. Шул вакытта гына чишмә суыннан зыян килмәс. Кадерле мөселман кардәшләр, дини чишмәбездән су эчәргә уйласагыз, иң элек пычрагын, чүбен алып ташлагыз һәм кайнатып эчегез. Әлбәттә, чиста чишмә суы кайнатмый файдалырак. Дини чишмәбезне без дә төрле пычрак, начар нәрсәләрдән чистаркач, Аллаһы Тәгалә теләсә без дә кайнатмыйча гына эчә алырбыз. Шуның өчен, мөселман кардәшләр, читтән генә карап тормыйк, кечкенә генә булса да үз өлешебезне кертик. Барыгызга да ныклы иман һәм хәерле тормышлар. Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ, дин кардәшләрем!

“Әгәр Аллаһ кешеләргә кәсеп иткәннәренә карата җаза бирә башласа, Ул аның өстендә һичбер хайванны калдырмас иде. Ләкин ул аларны билгеле вакытка кадәр кичектереп тора. Һәм аларның әҗәлләре килеп җитсә, хакыйкаттә, Аллаһ колларын күрүче бит” (“Әл-Фатыр” сүрәсе 45 аять).

Җәмил Халитов,

Свердловск өлкәсе Әртә районының

Әҗегол авылы имамы,

 район иҗтимагый палатасы әгъзасы

Башка журналлар

Корбан чалу кемнәргә фарыз?

06 октябрь 2013 ел 21:28

baytalhikma.ru - хикмәти мәдрәсә

30 сентябрь 2013 ел 12:26

Нәрсә ул иҗтиһад?

30 сентябрь 2013 ел 09:40
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы