Кемнәр намаз укырга тиеш?

03 октябрь 2017 ел 08:59

Намаз – Исламның биш терәгенең берсе һәм шунлыктан намаз уку барлык мөселманнар өчен әмер ителгән.

Кешеләрнең иң төп вазифасы – Аллаһының барлыгына һәм берлегенә, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең пәйгамбәрлегенә ышану. Мөэминнәрнең иң мөһим гыйбадәте исә – намаз уку.

Намазның Аллаһы каршындагы әһәмияте турында шундый факт әйтеп тора: Исламның нигезләрен үтәргә кирәклеге турындагы әмерне Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм Җәбраил фәрештә галәйһиссәлам аркылы җиткерсә, намаз укырга кирәклеге турындагы әмерне Аллаһы Тәгалә турыдан-туры Үзе Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә мигъраҗ вакытында хәбәр иткән!

Кешеләргә биш вакыт намаз уку, һиҗрәткә кадәр бер ел ярым кала, мигъраҗ кичендә фарыз булган.

Намаз җанны сафландыра, күңелне нурландыра, кешене Аллаһы каршында зурлый торган гыйбадәт.

Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Намаз – диннең бер терәгедер. Кем намазны калдырса, шул үз динен җимерә».

Намаз җанның һәм тәннең пакьләнүенә китерә. Мөселман намаз кылганда үз иманын ныгыта, гөнаһлардан саклана, Аллаһының Җәннәткә керүгә лаек булган саф колына әйләнә.

Бервакыт Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләреннән болай дип сораган: «Өегез каршыннан аккан елгада көнгә биш тапкыр коенсагыз, тәнегездә кер калырмы?» «Йә Аллаһның Расүле, бернинди кер дә калмас», – дип җавап биргәннәр. Шуннан соң Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Биш вакыт намаз да шуның сыман: Аллаһы Тәгалә намаз белән гөнаһларны юып төшерә».

Кеше күңелендәге тәкъваны арттырып, Раббыбызга карата сөюне көчәйтеп намаз безне гөнаһлы гамәлләрдән саклый. Моның турыда Коръәни-Кәримдә болай диелгән: «Китаптан вәхи булганны укы һәм намаз кыл. Хактыр: намаз бозыклыктан, начарлыктан саклыйдыр» («Гәнкәбут / Үрмәкүч», 29:45).

Хәдисләрдә әйтелгән: «Намаз аша Аллаһының ризалыгына ирешеп була; намаз колны фәрештәләрнең сөюенә лаек итә; намаз – пәйгамбәрләрнең юлы; намаз – гыйлемнең нуры, иманның нигезе, доганың һәм игелекле гамәлләрнең кабул ителү сәбәбе; намаз ризыкны бәрәкәтле итә, ул тәнгә дә файдалы; намаз – дошманга каршы корал; ул шайтаннан ераклаштыра; намаз – аны кылучы өчен үлем фәрештәсе алдында шәфәгатьче; намаз – кабердәге нур һәм ятак; намаз – Мүнкәр белән Нәкир дигән фәрештәләргә җавап, кабердә кыямәт көненә тикле хәерле юлдаш; намаз – кыямәт көнендә аны кылучы өчен өстендәге күләгә; намаз – баштагы таҗ һәм тәндәге кием; намаз – алдан баручы нур; намаз – пәрдә, кешеләр арасындагы чаршау; намаз – мөэминнең Раббы каршындагы дәлиле, Мизанда үлчәгәндәге авырлык; Сыйрат күпереннән кичү чарасы; Җәннәт ачкычы – боларның барысы. Намаз бер үк вакытта тәсбих тә, хәмед тә, тәгъзим дә, кыйраәт тә, дога да булган өчен. Ягъни бөтен иң яхшы гамәлләрнең һәммәсе бер мөкәммәл намазда тупланган».

Мөселман кеше үзе намазларын кылырга бурычлы булган кебек, балаларын да намазга өйрәтергә бурычлы. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм мөселманнарга балаларын җиде яшьтән алып намазга күнектерергә тәкъдим иткән, бу аларда Исламның әлеге нигезенең кирәклеге аңлаешын тәрбияләр өчен кирәк.

Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Балагыз җиде яшенә җитүгә аннан намаз кылуын таләп итә башлагыз. Ун яшенә кергәндә намаз кылмыйлар икән, аларга моның өчен җәза бирегез. Бүлмәләрендә аларга аерым ятак хәзерләгез».

Намаз укымаган кеше дингә карата йокыга талган сыман һәм әгәр дә тәүбә итеп бу эшеннән туктамаса, аны җәзалар көтә. Һәм ул кыямәт көнендә яклаучысыз калачак, шәфәгатьтән мәхрүм булачак. Коръәни Кәримдә әйтелгән: «Уңъяк кешеләре генә болар ише түгелдер.

Алар Җәннәтләрдәдер һәм гөнаһлы кешеләргә сораулар бирәләрдер: «Сезне инде Сәкар Җәһәннәменә алып килүче нидер?» Алар әйтер: «Чөнки без намазны кылмый идек. Ашатмадык фәкыйрьне. Һәм адашканнар белән тирәнгә баткан идек». («Мүддәссир / Бөркәнүче», 74:39-45)

Намаз укымаган мөселман гөнаһлы кеше була, ләкин мөселман булудан туктамый. Ә намазны укырга кирәкми дип санаса, диненнән кайткан була.

Кодси-хәдистә әйтелгән: «Мин синең өммәтеңә биш вакыт намазны бурыч иттем. Аны үз вакытында кылган кешеләр өчен Җәннәтне вәгъдә иттем, ә кылмаганнар өчен берни вәгъдә итмәдем».

Ирләргә намазны бүтән ирләр белән бергәләп, җәмәгать белән укыса, ялгызы укыганга караганда яхшырак була, намазны мәчеттә кылу өйдә кылудан яхшырак. Хатыннарга исә намазны өйдә уку яхшырак.

Өч шартка туры килгән кеше намаз укырга тиеш:

1. Мөселман булган.

2. Балигълык яшенә җиткән.

3. Тулы акылы булган.

Башка материаллар

Хатын-кызлар намазы

09 гыйнвар 2018 ел 14:35

Намазны бозучы нәрсәләр

03 октябрь 2017 ел 10:45

Сәһү сәҗдәсе

Сәһү сәҗдәсе − намаздагы җитешсезлекне төзәтү өчен кылына торган сәҗдә.

03 октябрь 2017 ел 10:40
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана