"Шура" альманахының 18 нче саны дөнья күрде
05 октябрь 2017 ел 15:44
Россия мөселманнарының төп дини басмасы – “Шура” альманахының 18 нче саны дөнья күрде. Әлеге журналның яңа санында кешелек, Аллаһының могҗизалары, Гайсә галәйһиссәлам, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булу һәм башка темалар турында үрнәк вәгазьләр тәкъдим ителгән. Аерым игътибар мөһим датага – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне – Мәүлид ән-Нәбигә юнәлтелгән. Альманахка шулай ук мөфти Мөхәммәдьяр Солтанның тормышына, шулай ук танылган каллиграф, Буа мәдрәсәсендә укыган Гарифҗан Буавига багышланган мәкаләләр кертелгән. Басмада хәнәфи мәзһәбенә, балаларны тәрбияләү мәсьәләләренә караган һәм Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сирасы (тормыш юлы, яшәеше) турында мәкаләләр бар. “Шура” альманахы – XX гасыр башында нигез салынган уникаль басма, аны чыгара башлау “Хозур” нәшрияты тарафыннан йөз ел узгач диярлек тормышка ашырылды. Башка журналлар
Бу сан 248 битле булып, Мәүлид бәйрәменә багышлап дөнья күрде.
23 октябрь 2014 ел 15:35
"Хузур" нәшрият йорты кибетләрендә "Шура" җурналының беренче һәм икенче саннары сатыла башлады...
23 октябрь 2014 ел 15:30
"Шура"ның яңа саны чыкты
16 сентябрь 2014 ел 10:54