Дини альманах “Шура”ның икенче саны дөнья күрде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә әзерләнгән журнал 204 биттән гыйбарәт һәм динебезгә кагылышлы күп сандагы темаларны колачлый. Альманах мөфтинең Корбан бәйрәме котлавы белән ачылып китә. Басманың бер өлеше Корбан бәйрәменә багышлана. Корбан гаете хөтбәләре дә урнаштырылган. Барлыгы төрле темаларга багышланган 13 вәгазь урын алган.
Узган саннан аермалы буларак бу басма сәхифәләргә бүлеп эшләнгән. “Хәнәфи мәзхәбенең дәлилләре”, “Динебез- Ислам дине”, “Дин гыйлеме”, “Фән”, “Әңгәмә”, “Мәрҗани елы”, “Публицистика”, “Сорау-җавап”, “Мирасыбыз”, “Догалар” дигән рубрикалар бар.
Альманахның соңгы битләрендә “Шура” журналының 1916 елда дөнья күргән саныннан алынган татар теленең әһәмияте турындагы мәкалә урын алган. Ул иске татар имлясында язылган.
“Шура” 2000 данә тираж белән басылды һәм республиканың һәр имамына тапшырыла.
10.10.2013