09.12.2013 11:02
Дини альманах “Шура”ның өченче саны дөнья күрде. "Хузур” нәшрият йорты нәшер итә торган журнал Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә Татарстан имамнары өчен кварталга бер тапкыр татар телендә чыгарыла.
Бу сан 248 битле булып, Мәүлид бәйрәменә багышлап дөнья күрде. Басмада Мәүлид бәйрәменә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә багышланган шактый язмалар бирелгән. Моннан тыш динебезгә кагылышлы күп сандагы темаларны колачлаган басманың өченче санында да, алдагылардагы кебек, имамнар өчен киләсе өч айда һәр җомгада сөйләр өчен вәгазьләр урнаштырылган.
“Хәнәфи мәзхәбенең дәлилләре”, “Динебез- Ислам дине”, “Дин гыйлеме”, “Фән”, “Әңгәмә”, “Публицистика”, “Сорау-җавап”, “Мирасыбыз”, “Догалар” дигән рубрикалардан тыш яңа сәхифә – “Әдәбият” тәкъдим ителә. Мирасыбызның бер сәхифәсе буларак, “Шура”ның 1916 ел, 1 гыйнвар санында чыккан иске татар имлясындагы мәкалә белән дә танышырга мөмкин.
“Шура” 2000 данә тираж белән басылды һәм республиканың һәр имамына тапшырыла.