3 октябрьдә “Ак мәчет”тә Чаллы мәчетләре якшәмбе укытучыларының шәһәр күләмендәге киңәшмәсе булды. Анда шәһәр имамнары да катнашты. Киңәшмә барышында яңа уку елына бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Укытучыларга шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, Чаллы мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Илназ хәзрәт Яхин, шәһәрнең Җәмигъ мәчете мөгаллимәсе Равия ханым Зиярова якшәмбе укуларын нәтиҗәлерәк итү буенча үз фикерләрен җиткерделәр.
Киңәшмәдә хаҗ сезонына әзерләнү буенча да сүз булды. “ДУМ РТ ХАДЖ” менеджеры Айдар Бикмөхәммәтов чыгыш ясады һәм сорауларга җаваплар бирде.
Киңәшмә ахырында укытучыларга Чаллы “Хәләл-Үзәге” бүләге – уку әсбаплары таратылды. Алар мәчетләрдәге беренче уку елын башлаучыларга да бүләк итеп биреләчәк.