Бүген Буа мөхтәсибәте белән берлектә “Хаҗилар” мәчетендә Буа районы һәм авылларыннан килгән өлкәннәр өчен корбан ашы оештырдылар. Җыелышта районның имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм мәчет имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов катнашты. Мөхтәсиб картларны үткән бәйрәмнәр белән һәм яңа һиҗри ел белән котлады, ислам динендә өлкән кешеләрнең зур дәрәҗәгә ия булуы турында вәгазь дә сөйләде. Фәһим хәзрәт килгән кунакларга мәхәллә исеменнән рәхмәтен җиткерде һәм өлкән буынга үзенең киңәшләрен бирде.
Чара барышында сүз Аксакаллар шурасы вәкилләренә дә бирелде. Мөхтәсиб арада иң өлкән абыстай булган Равия ханым Дүәләтшинаны гомер бәйрәме белән котлап, мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Чара Коръән аятләре укып тәмамланды.