Буа имамнары чираттагы җыелыш уздырды

26 октябрь 2017 ел 16:08
Буа имамнары чираттагы җыелыш уздырды

Буа шәһәренең “Хаҗилар” мәчетендә мөхтәсибәтнең чираттагы имамнар җыелышы узды. Әлеге чара Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм авыл имамнары катнашында үтте.

Марсель хәзрәт Салаватуллин имамнарга мәчет документларын барлап бетерергә кушты, эшләре төгәлләнеп килүче мәчетләрнең исемлеген атады.

Фәнис хәзрәт Гайнатуллин мәчетләр каршында укыту белән бәйле мәсьәләләрне аңлатып үтте, авыл халкына дини гыйлемгә омтылырга кирәк икәнлеген искә төшерде.     

Фәһим хәзрәт Сөләйманов зиратлар буенча эшләнәсе эшләр турында сөйләде.

Мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов үзенең чыгышында таләпләргә каршы  килмичә, бердәм булып эш алып барырга боерды.

Шамил хәзрәт Вәлиуллин авыл имамнарына гошер садакалары җыеп алып килгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде, Илмир хәзрәт имамнарның актив булуларын ассызыклады.

Имамнар ноябрь аена намаз вакытларын алып, догалар кылып, әзерләнгән тәмле ризыклар белән тукланып мәхәлләләренә таралдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3

Соңгы яңалыклар

Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды

Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 10:05

Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары

Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.

11 сентябрь 2017 ел 09:47

Балаларга вәгазь сөйләделәр

Вәгазьне Ирек хәзрәт Сәләхиев сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 09:16

Шәкертләр ял итәргә чыкты

Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.

08 сентябрь 2017 ел 13:53
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана