Чистай “Росинка” социаль-реабилитация үзәге пациентлары белән “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин һәм Чистай шәһәре башлыгының милли һәм дини мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Госман Хәкимов очрашты.
Очрашуда имам һәм башлык ярдәмчесе социаль-реабилитация үзәгендә рухи-әхлакый кыйммәтләр турында әңгәмә корды. Лаеклы ялдагы кешеләр үз тормышларында шатлыклы вә кайгылы вакыйгалар белән уртаклаштылар, дин һәм гореф-гадәтләр турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Ахырдан мондый очрашуларны алга таба да мөмкин кадәр үткәрергә килештеләр.