Казан шәһәренең “Госмания” мөселман мәктәбендә азан әйтү буенча конкурс узды. Әлеге чарада мәктәпнең утызга якын мәктәп баласы катнашты. Жюри әгъзасы сыйфатында укучыларның чыгышларына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән мөфтинең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков бәя бирде.
Мөфтият вәкиле азан әйтүнең мөселман кешесе тормышындагы әһәмиятенә тукталды, “Госмания” мөселман мәктәбендә укучыларга уңышлар теләде.