Буада өлкән хәзрәтләрне хөрмәтләделәр

15 ноябрь 2017 ел 16:04
Буада өлкән хәзрәтләрне хөрмәтләделәр

Ноябрь аенда Буа мөхтәсибәте вәкилләре авылларда эшләүче өлкән яшьтәге имамнар янына барып, аларны юбилейлары белән котлады. Шундыйларның берсе – Янтуган авылында яшәүче, хәзер сиксән яшен тутырган 1937 елгы Иршат хәзрәт Фәрхетдинов. Ул үзе яшь вакытта укытучы булып эшләгән, аннан соң имам вазыйфасын башкарган. Хәзер дә үзенең төпле киңәшләре белән авылдашларына ярдәм итә. Хәзрәткә исәнлек-саулык, иман байлыгы телиләр.

Буа районы Ташкичү авылында яшәүче 1927 елгы  Нурулла хәзрәт Гайнуллов та үзенең туксан яшен тутырды. 1992 елдан алып авыл мәчете төзелешендә актив катнаша. 1995 елдан бирле Ташкичү авылында имам вазыйфаларын алып бара, ноябрь аенда мөхтәсибәт вәкилләре килеп, хәзрәтне гомер бәйрәме белән котлап, аңа исәнләк-саулык теләп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2

Соңгы яңалыклар

Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды

Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 10:05

Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары

Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.

11 сентябрь 2017 ел 09:47

Балаларга вәгазь сөйләделәр

Вәгазьне Ирек хәзрәт Сәләхиев сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 09:16

Шәкертләр ял итәргә чыкты

Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.

08 сентябрь 2017 ел 13:53
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана