Күршеләр белән Мәүлид бәйрәме

27 ноябрь 2017 ел 11:52
Күршеләр белән Мәүлид бәйрәме

24 ноябрьдә Буа мәдрәсәсе янында торучы тирә-күршеләр белән Мәүлид мәҗлесе узды. Сүзне мәдрәсәнең мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов башлап җибәрде. Ул күршеләрне Мәүлид ае белән тәбрикләде, күрше хакы Аллаһы хакы,  күршеләр белән дус-тату яшәргә кирәк диеп вәгазь сөйләде. Мөдир ярдәмчесе Мөслим хәзрәт Кәримов үз чыгышында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында мәгълүмат җиткерде, киләчәктә дә шулай күшеләр белән аралашып яшәргә насыйп булсын диеп теләкләр теләде. Мәҗлес ахырында күршеләр тарафыннан мәдрәсә колективына, мәдрәсәнең эше шулай дәвамлы булсын дигән теләктә калдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана