Яңа Чишмәдә мөгаллимнәр өчен курслар узды
30 ноябрь 2017 ел 10:22
Яңа Чишмә районында мәчетләр каршында башлангыч дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр өчен белемне күтәрү курслары оештырылды. Зирекле авылы мәчетендә 25 нче ноябрь көнне үткән әлеге укуларда район мөгаллимәләре катнашты. Төп максат – Мөфтият тарафыннан әзерләнгән “Ислам дине нигезләре” дәреслеген тәкъдир итү булды.Әлмәт шәһәреннән Исмәгыйл хәзрәт Биккинин шушы китапның бүлекләре, эчтәлеге, аның белән эшләү ысуллары хакында гомуми аңлатмалар бирде, аннары һәр фәннең укыту методикасы үзенчәлекләре белән таныштырды. Курсларда катнашкан мөгаллимнәрнең уртак фикере буенча уку бик файдалы булды.
Соңгы яңалыклар
17 гыйнвар 2018 ел 14:33
16 гыйнвар 2018 ел 17:52
12 гыйнвар 2018 ел 17:31
12 гыйнвар 2018 ел 13:44