Кичә Алабуганың "Шатлык" мәчетендә соңгы Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә багышланган чара узды. Очрашуны сәламләү сүзләре белән мәчет имам-хатыйбы Фәннүр хәзрәт Кәримов башлады.
Рабигыль-әүвәл ае Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килүе белән истәлекле. Фәннүр хәзрәт катнашучыларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлын өйрәнүнең әһәмияте, салават әйтүнең өстенлекләре турында сөйләде.