Кукмара мәдрәсәсендә Мәүлид мәҗлесләре үткәрелә

04 декабрь 2017 ел 09:32
Кукмара мәдрәсәсендә Мәүлид мәҗлесләре үткәрелә

Мөбарәк Рабигуль-әүвәл ае дәвамында Кукмара мәдрәсәсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең туган көненә багышланган мәҗлесләр үткәрелеп килә. Төрле төркемнәр тарафыннан әзерләнгән әлеге мәҗлесләр күңелле дә, файдалы да уза.

3 декабрьдә мәдрәсәдә белем алучы кызлар төркемнәре оештырган шундый мәҗлестә укучылар пәйгамбәребез гәләйһиссәләм тормыш юлын искә алдылар, аның гыйбрәтле нәсыйхәтләрен чагылдыручы хәдисләрне укыдылар, махсус викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, белем алуга, әдәп-әхлакка багышланган татар халык мәкальләренең мөгаллимә әйткән беренче җөмләләрен дәвам иттеләр. Җавап бирүче актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Аннары мәҗлес чәй табыны алдында дәвам ителде: тәмле сый-нигъмәтләрдән авыз иткәннән соң, кызлар Коръән укып, дога кылдылар, үзләренә, мөгаллимәләренә, туганнарына һәм якташларына хәерле, бәрәкәтле, гыйбадәтле тормыш теләп калдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана