Буа мөхтәсибәте вәкилләре районыбызның Норлат авылында яшәүче Каюмов Данис исемле гарип бала турында ишеткәч, битараф калмады. Имамнар җыелышында Буа мәчете һәм авыл имамнары, авыру баланың хәленә кереп, аңарга ярдәм итәргә ашыктылар. Шунда ук кем күпме акчалата ярдәм итә алды, шуның кадәр бирде. Барлыгы 32700 сум җыелды. Бу матди ярдәмне мөхтәсибебез икенче көнне үк гаиләсенә тапшырды. Данискә озакламый Курган өлкәсендә операция ясау каралган. Аллаһы Тәгалә гаиләсенә сабырлык, Данискә файдасын бирсен. Амин.
Буа шәһәре һәм авыл имамнары ярдәм кулы сузды
04 декабрь 2017 ел 16:03
Соңгы яңалыклар
Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды
01 март 2021 ел 11:36
Мөслимәләр берләшмәсе Апаста татар халкының киләчәгенә багышланган җыенда катнашты
26 февраль 2021 ел 17:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы