2 декабрь көнне Буа районы Килдураз авыл мәчетендә Мәүлид мәҗлесе булып узды. Кичәдә район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, авылның мәчет имам-хатыйбы Кадим хәзрәт Мөбарәкшин, авыл советы җитәкчесе Әхәтов Зөлфәт, авылның ап-ак яулыклы ханымнары катнаштылар.
Мөхтәсиб Илмир хәзрәт мәҗлесне вәгазь-нәсыйхәт белән башлап җибәрде. Ул сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кешелек дөньясына әйтеп бетергесез зур йогынты ясаганы турында сөйләде. Авыл имамы Кадим хәзрәт бөтен авылдашларны Мәүлид ае белән тәбрик итте. Илмир хәзрәт, зур шәхесләрне мәчеткә һәрвакыт ярдәм иткәннәре өчен, мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Мәүлид кичәсе хәзерләнгән мул табында дәвам итте.Килдураз авылында Мәүлид кичәсе үтте
04 декабрь 2017 ел 12:34
Соңгы яңалыклар
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегендә ачык дәрес булды
22 февраль 2019 ел 16:19
Буа районы Чәчкап авылы мәчете каршындагы курсларда 71 кеше дини гыйлем ала
19 февраль 2019 ел 09:34
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы