Бүген Инвалидлар декадасы кысаларында Гөлнара Мөстәкыйм кызы Хәйбуллова җитәкчелегендәге делегация Буа мәдрәсәсендә экскурсиядә булып киттеләр. Делегация составында М.Вахитов исемендәге урта мәктәп гимназиясендә коррекция сыйныфларында белем алучы укучылар, физик тәрбия укытучысы Сергей Викторович Луконин һәм Буа районының социаль яклау бүлегеннән Илсөяр Җәүдәт кызы Гомәрова да бар иде. Мәдрәсә мөдиренең беренче урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов 212 еллык тарихы булган дини уку йорты белән таныштырды. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Радия ханым Хәсәнова соңыннан кунакларны чәй өстәле янына чакырды. Укучылар бергәләшеп фотога да төштеләр. Бу дустанә җылы очрашу аларның күңелләрендә озак сакланыр дип ышанып калабыз.
Физик мөмкинлекләре чикле булган балалар Буа мәдрәсәсендә кунакта булды
08 декабрь 2017 ел 15:47
Соңгы яңалыклар
Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды
Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.
11 сентябрь 2017 ел 10:05
Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары
Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.
11 сентябрь 2017 ел 09:47
Шәкертләр ял итәргә чыкты
Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.
08 сентябрь 2017 ел 13:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы