Кыр Энәлесе авылы мәчетендә Мәүлид аена багышланган вәгазь кичәсе булып үтте. Авылның имамы Расыйх хәзрәт Хөснетдинов килгән кунакларга, авыл халкына рәхмәтен җиткерде.
Төп кунак Татарстан Республикасының Балтач районы “Шеңшенәр” авылы имамы Илнур хәзрәт Әсхәтов Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында кыскача мәгълүматлар ирештереп, Кыр Энәлесе халкын таң калдырды. “Госман” мәчетенең икенче имамы Ренат хәзрәт Ибраһимов Мәүлидкә багышлап мөнәҗәтләр әйтте, ислам диненең кыйммәтен аңлатып үтте. Быелгы Мәүлид ае авыл халкына якты хатирәләр калдырды.