19 декабрь көнне Буа мәдрәсәсе шәкертләре Казан шәһәрендә Диния нәзарәте тарафыннан үткәрелгән “Яшь вәгазче” бәйгесендә катнашып беренче, икенче урыннарга лаек булып кайттылар. Алар сүзләренә караганда, бу бик күркәм чара, шундый чаралар киләчәктә дә киңрәк җәелдерелер дигән өметтә калдылар.
Җиңүчеләргә килгәндә, хатын-кызлар бәйгесендә I урынны Сайфетдинова Газизә, ир-егетләр бәйгесендә Заһиров Әлфис II урынга лаек булды. Аларны бу җиңүләре белән тәбриклибез, киләчәктә яңа уңышларга ирешүләрен телибез.