Бүген Аксубай районы мәчетенә йөрүче укучы балалар арасында квест уеннар узды. Әлеге уеннарны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең көньяк өлеше казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хазрәт Зөфәров белән берлектә мөгаллимәләр, укучыларның әти-әниләре оештырды. Уеннар кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Укучылар бик тырышып катнаштылар һәм уеннан канәгать калдылар. Шулай ук бу уенга үз өлешләрен керткән Рузалия апа Гыйльмановага, Айрат Гайфуллинга, барлык катнашучыларга, балаларның әти-әниләренә һәм әбиләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.