Буа мөхтәсибәте Буа картлар йортында булды
09 гыйнвар 2018 ел 10:26
7 гыйнвар көнне Буа районы картлар һәм инвалидлар йорты мөдире Рәзинә Рәис кызы тәкъдиме белән оештырылган чарада Буа мөхтәсибәтеннән Шамил хәзрәт Вәлиуллин, “Госман” мәчетенең икенче имамы Ринат хәзрәт Ибраһимов дин тотып яшәүче әби-бабайлар белән очрашты. Ринат хәзрәт халыкка дин тотып яшәүнең мәгънәсен, Раббыбызның адәм баласына никадәр рәхмәтле булуын аңлатты. Мәҗлес ахырында сорауларга җаваплар бирелде. Киләчәктә атнага бер тапкыр килеп, ислам дине нигезләре һәм гарәп алфавитын өйрәтүне башлап җибәрергә дигән максат куелды. Бу очрашу андагы яшәүчеләрнең күңелләрендә озак сакланыр әле.
Соңгы яңалыклар
25 декабрь 2024 ел 16:28
05 декабрь 2024 ел 17:37
02 декабрь 2024 ел 10:34
13 ноябрь 2024 ел 17:27