Бүген Буа мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган кичә узды.
Мәдрәсәдә өстәмә белем бирү курсларында укучы шәкертләр арасында Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел тулу уңаеннан аның тормышын һәм хезмәт юлын өйрәнүгә багышланган викторина уздырылды. Шәкертләр барлык сорауларга да төпле җавап бирделәр. Хисмәтуллина Халисә, Кәримова Әдилә, Зарипова Камилә призлы урыннар алды.
Көндезге бүлектә укучы I-III курс шәкертләре белән мәдрәсәнең беренче мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов Шиһаб хәзрәтнең тормышын һәм хезмәт юлын өйрәнү буенча ачык дәрес уздырды. Шул уңайдан шәкертләргә презентация күрсәтелде.