Яңа ел яллары да узып китте…Бу ялларны кем ничек уздырды инде, җәмәгать. Кемдер көннәр буе баш төзәтте, диванда аунады, телевизор карады, интернетта утырды. Кемнәрдер балалары белән чана-чаңгы шуды, спектакль-концертларга барды, әти-әниләренең, туганнарының хәлләрен белде.
Гадәттә, моңарчы без гел икенче вариантны куллана килдек. Ә быел бөтенләй башкача Яңа ел каршылау булды безнең. Онытылмаслык, үзенчәлекле.
Изге җирләргә - Согуд Гарәбстанының Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә сәяхәт-сәфәр иде ул. Сәяхәт дип әйтү дөрес булмас, чөнки әлеге сәфәр башка илләргә-җирләргә барудан бөтенләй аерылып тора. Кече хаҗ (гөмрә) кылу - кеше күңелен тулысынча үзгәртә торган изге сәфәр дип әйтер идем мин...
Татарстан Республикасы Диния нәзарәте хаҗ кылырга нияте булган һәммә кеше белән эшне матур итеп оештыра. Төркем җыя, тәҗрибәле җитәкче билгели, виза мәсьәләләрен хәл итә, ә иң мөһиме - аңлату эшләрен алып бара. Булачак хаҗилар җитәкче белән очрашып изге сәфәрнең мөһимлегенә тагын бер кат инаналар, хаҗ сәфәре белән бәйле булган күп кенә сорауларына җаваплар алалар. Соңрак ватсап төркемендә дә җылы аралашу башлана. Нишлисе икән, болай эшләсәм, дөрес булырмы-юкмы, адашырмын, югалырмын дип борчыласы юк, җитәкче-әмир сезне сәфәргә киткәннән кайтканга кадәр, үз балаларын барлап йөрткәндәй, әйдәп, җитәкләп йөртә.
Әгәр укучы каршы килмәсә, әлеге язмамда үзебез турында сөйләсәм дә, вакыт-вакыт «сез кузгаласыз, сез җыеласыз» дип язырмын. Сезне безнең белән бергә итеп хис итү ниятеннән шулай языла, шулай шәрехләнә...Әлеге юлларны укыган һәр кешегә хаҗ кылу бәхете насыйп булсын дигән теләктә дә языла әлеге язмам.
Шулай итеп, сез - булачак хаҗилар тиешле вакытта Казан аэропортына җыеласыз, үзегез белән иң мөһим нәрсәләр - ният һәм ихрам аласыз. Ният дигәне аңлашыла, ә ихрамы ни диярсез сез. Ихрам - хаҗ вакытында киелә торган махсус кием, ягъни ике кисәк ак тукыма (ул тегелмәгән булырга тиеш). Шунысын да әйтеп үтим: ихрамны Диния нәзарәтенең хаҗ бүлеге булачак хаҗиларга бүләк итеп бирә. Яланаякка арты ачык уңайлы аяк киеме киеп куюга - ир-ат әзер. Ә хатын-кызга гәүрәтләре капланырлык гадәти кием кисә дә ярый. Тагын шуны әйтеп үтәргә кирәк - хатын - кыз махрам, ягъни озатучы белән барырга тиеш. Билгеле инде, ул аның ире, абыйсы – бик якын кешесе булуы мөһим. Сез Казаннан Төркия башкаласы Истамбулга очасыз. Истамбул аэропортында хаҗ киемнәрен киеп, ният кылып, намаз укыйсыз. Моның өчен аэропортта бөтен мөмкинлекләр дә бар. Согуд Гарәбстанының Джидда шәһәрендә сезне автобуслар каршы ала, Мәккә шәһәренә алып китә. Юлда шактый арган булуга карамастан, шул көнне үк Әл хәрәм мәчетенә тәваф кылырга китәсез.
Әл хәрәм мәчетенең зурлыгына, кешенең күплегенә исең китәрлек! Россия, Палестина, Төркия, Малайзия, Кытай һәм башка бик күп илләрдән килгән яшь-карт, аяклы-аяксыз, төрле кыяфәтле, төрле телле кешеләр бергә гыйбадәт кыла, Ходайдан хәерлесен сорый. Мәчеткә кереп Кәгъбәтулланы, әлеге күренешләрне күрүгә күзләргә яшь тула, тыела алмыйча елыйсың да, елыйсың.
Тәваф кылу башлана, ягъни Кәгъбәтулланы җиде тапкыр тиешле догалар укып, теләкләр теләп әйләнергә кирәк. Соңрак (намаздан соң) Сафа һәм Мәрва таулары арасын җиде тапкыр үтәсез. Билгеле инде, монда да тиешле догаларын укып һәм теләкләр теләп. Кайбер кешеләр көч-хәл белән атлый, кемдер карт әтисен җитәкләп бара, кемнәрдер коляскада әнисен этеп...Боларны күргәч, ирексездән, тагын күзләргә яшь тула. Безнең арадан киткән әтиләр, дәү әти-әниләр, күрше-тирәләр, якыннар күз алдына килә. Әйтерсең лә, алар кыямәт көнендә кубарылганнар да синең янәшәңнән, синең белән бергә атлыйлар...
Аякларың атламый башласа да, суелып бетсә дә, атлыйсың, тәмамлыйсың. Намаз укыйсың, рәхәтләнеп сусавыңны басып зәм-зәм суыннан авыз итәсең. Рәхәт, бик рәхәт булып китә... Ихрамнан чыкканда ир кешеләр чәчләрен тулысынча алдыра, ә хатын-кыз берничә чәч бөртеген алдыру белән чикләнә. Шулай итеп, тәваф кылу тәмамлана.
Бик нык арысаң да, җиңеләеп, бушанып алга атлыйсың. Әйтерсең лә, син җитәкче дә, хезмәткәр дә, эшче дә түгел, ә бер проблемасы, хәсрәтләре булмаган, ике кисәк чүпрәккә уралган гап-гади адәм баласы...
Шунысы игътибарга лаек: шәһәр миллионлаган кешене кабул итә, урнаштыра, ашата, автобуслар бушлай иртәдән кичкә кадәр хаҗиларны кунакханәдән мәчеткә йөртә. Шулай ук миллионлаган кеше зәм-зәм суы, бер тапкыр гына куллана торган стаканнар, аяк киеме өчен пакетлар, саусыз кешеләр өчен коляскалар белән тәэмин ителә.
Кешеләрнең бер-берсенә игътибарлы, ихтирамлы булуын аерым әйтеп китәргә кирәктер. Аяк басарга урын булмаса да, этешү-төртешү юк монда, тел белмәсәләр дә, кешеләр бер-берсе белән елмаеп, әссәләмү галәйкүм дип исәнләшәләр, бер намазлыкка басып намаз укыйлар, бер-берсенә булышалар.
Берничә көннән сез - хаҗилар Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күченәсез. Мәдинә шәһәре сезне искиткеч зур, матур Әл-хәрәм мәчете белән каршы ала. Мәчет территориясе хаҗиларны эссе кояштан саклау өчен зур зонтлар белән җиһазландырылган. Алар затлы, гүзәл чәчәкләрне хәтерләтеп, иртән ачылалар, кич йомылалар.
Мәккәдәге кебек Мәдинәдә дә кешеләр азан тавышын ишетүгә кибетләрен, кафеларын ябып, эшләрен туктатып, мәчеткә намазга ашыгалар. Мәдинәдәге Әл хәрәм мәчетендә укылган бер намаз 1000 намаз укыганга, ә Мәккәнең Әл хәрәм мәчетендә укылган бер намаз 100 мең намаз укыганга тиң икән.
Мәдинә шәһәрендә сез - хаҗиларны Коръән тарихы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын яктырткан музейлар көтә.
Безне Мәдинә музейлары янында матур елмаеп Яр Чаллы шәһәре Ак мәчет мәдрәсәсенең элеккеге шәкерте Илдар хәзрәт Хәмидуллин каршы алды. Бүгенге көндә ул Мәдинә шәһәрендә Ислам университетында белем ала икән. Искиткеч ягымлы, сөйкемле кеше. Рус, татар, гарәп телләрендә иркен, камил аралаша. Ул хаҗиларны Мәдинәдәге музейлар белән таныштырды, ислам дине, Мөхәммәд пәйгамбәр турында тарихи мәгълүматлар бирде. Аңа сокланып карап, “Ак мәчет мәдрәсәсе мондый шәкертләре белән горурлана ала!” дип уйладым мин.
Берничә көн Мәдинәдә яшәгәннән соң кире Мәккәгә юл тотасыз. Безнең автобуста Коръән хафиз (Коръәнне яттан белүче) Хәлил матур, аһәңле тавышы белән Коръән сүрәләрен укып, күңелләрне хушландырып барды. Соңрак аңа алмашка Марат хәзрәт Мәрданшин белән Ирек хәзрәт Зиһаншин килде. Тормыштан мисаллар китереп, җанны айкап, күпләрне елатып эчәлекле вәгазьләр сөйләделәр алар.
Сүз уңаеннан, төркем җитәкчебез Марат хәзрәт Мәданшин турында да берничә сүз әйтеп китми булдыра алмыйм. Моңа кадәр Марат хәзрәтне көчле, таләпчән, эмоциональ Урыссу мәдрәсәсенең җитәкчесе, мөхтәсиб, казый буларак белә идем. Ходай рәхмәте белән аның җитәкчелегендәге төркемгә туры килдек. Төркемне бер йодрыкта тотучы, төгәл күрсәтмәләр бирүче, рус, татар телендә эчтәлекле вәгазьләр сөйләүче, гарәп телендә безнең проблемаларны тиз һәм җитез хәл итүе өчен рәхмәт Аңа! Ходай исәнлеген бирсен, ике дөнья бәхетен насыйп итсен! ДУМ РТ хаҗ да мондый җитәкчеләре белән горурлана ала.
Сәфәргә чыкканда юлдашларыңның сиңа караганда да яхшырак булуы да бик мөһим бит, җәмәгать. Безнең төркемдә Рәшидә абыстай Исхакый кызлары булуы да нур өстенә нур булды. Ирле-хатынлы мөселман гаиләләре Габдулла-Рамзия Галиуллиннар, Илдар-Сәгадәт Гатауллиннарның бер-берсенә ихтирамлы, игътибарлы булуын күреп тә сокланды халык. Гомумән, һәр хаҗи-хаҗия дә кызыклы, тышкы кыяфәте белән дә, эчке дөньясы белән дә матур шәхесләр иде. Бер төркемдә булган хаҗилар бер гаилә балалары кебек яшәделәр: өлкәннәрне яшьләр барлап йөрде, бер-берсен төрле җиләк-җимешләр, ризыклар белән сыйладылар, авырып китүчеләрне сүз белән дә, дару белән дә дәваладылар биредә.
Мәдинәдән Мәккәгә кайтканда тагын ихрам хәленә керәсең: тиешле киемнәреңне киясең, намаз укыйсың, ниятлисең. Бу хаҗын кемдер инде күптән гүр иясе булган дәү әнисенә, дәү әтисенә яки әти-әнисенә ниятли, кемдер үзенә. Һәр кешенең үз нияте...
Тагын тәваф, тагын Сафа һәм Мәрвә таулары, тагын күз яшьләре, догалар, ихлас теләкләр...
Күңел тәмам бушана. Бөтен тәнне-җанны җиңеллек, рәхәтлек биләп ала. Гүя эшең дә юк, проблемаларың да... Шушы рәхәт халәтеңне Казанга алып очасың да, китәсең. Күпмедер вакыттан теге тыныч халәтне тормыш ыгы-зыгысы алыштыра. Иртүк торып эшкә чабасың, эштән өйгә, бөкеләрдә утырасың, нидер сатып аласың, пешерәсең, каядыр барасың, очы-кырые күренмәгән җыелышларда утырасың.
Бары азан тавышы ишетеп намазлыкка баскач кына, тәмле хушмайга төренгән Әл хәрәм мәчетен, Кәгъбәтулланы искә алып рәхәт елмаеп куясың...
P.S. Тагын бер мөһим нәрсә турында язмый калганмын бит әле! Җәмәгать, сәфәрдән татар телебезнең бөек тел булуына тагын бер кат инанып кайттым. Тормыш иптәшем теләсә нинди милләт вәкиле белән сиптереп татарча сөйләшеп йөрде. Мәчеттәге гарәпләр, кибеттәге төрекләр, таксидагы казахлар, тагын әллә нинди милләтләр белән рәхәтләнеп аралашты. Билгеле, кайвакыт куллар, бармаклар да ярдәмгә килде. Әмма иң мөһим мәгълүматлар: исеме, туган җире, гаиләсе, балалары, эше турында кочаклашып, көлешә-көлешә хәбәрләште алар…
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)
Казан шәһәре