14 мартта Вольнистан авылы мәчетендә Буа районы мөхтәсибәте вәкилләре катнашында вәгазь кичәсе үтте. Авыл халкын хәзрәтләрнең Ислам дине турында файдалы мәгълүматын тыңлады. Буаның булачак 8 нче мәхәлләсе имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин дин кардәшләргә Буа мәдрәсәсенең мөдире, мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәновның сәламнәрен җиткерде һәм Ислам диненең биш баганасы турында тәфсилләп сөйләде. Госман мәчетенең икенче имамы Ринат хәзрәт Ибраһимов үзенең чыгышында фикх мәсьәләләрен кузгатты. Аеруча, ул намаз укылмый торган вакытлар турында аңлатып үтте. Вольнистан авылы имамы Рәкыйб хәзрәт Камалетдинов килгән кунакларга үзенең мәхәлләсе исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.
Буаның Вольнистан авылында вәгазь кичәсе
15 март 2018 ел 11:00
![Буаның Вольнистан авылында вәгазь кичәсе](/netcat_files/631/825/15_marta_2018_mechet__Vol_nistan.jpg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/2b1645149eb54a6ef845d948a726c236_280x180x1.jpg)
Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды
Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.
11 сентябрь 2017 ел 10:05
![](/netcat_files/631/825/fb3607c9425b5b28011085c766fe6f90_280x180x1.jpg)
Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары
Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.
11 сентябрь 2017 ел 09:47
Шәкертләр ял итәргә чыкты
Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.
08 сентябрь 2017 ел 13:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы