Чаллы имамнары айлык эш планын раслады

16 март 2018 ел 14:54
Чаллы имамнары айлык эш планын раслады

Кичә Чаллы шәһәренең “Нур-Ихлас” мәчетендә Чаллы имамнарының чираттагы мөхтәсибәт утырышы булып узды. Имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин катнашында узган җыелышта имамнар бердәм рәвештә алда торган ике зур чара – Балаларның республикакүләм Коръән уку бәйгесе һәм мөселман яшьләренең татарча көрәш, кул көрәше турнирын үткәрү буенча фикер алыштылар.

Быел балаларның Коръән уку бәйгесе автокалада 23 нче ел рәттән уздырылачак һәм өч йөзгә якын баланың Изге Китапны яхшы белү буенча белемнәрен бәяләү белән аерылып торачак. Җыелышта катнашучылар әлеге чараны быел да балаларның язгы каникул чорына билгеләде, ул 28 нче мартта “Ак мәчет” мәдрәсәсе бинасында узачак.

7 нче апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көнендә – татарча көрәш һәм кул көрәше буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына турнир үткәреләчәк. Татарча көрәш 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 кг.нан артык үлчәү категорияләрендә оештырылачак, катнашучылар көч сынашырга чыгар алдыннан ислам дине нигезләрен белү буенча тест эшләячәк. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирү белән беррәттән, җирәбә ярдәмендә хаҗга юллама да уйнатылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана