“Ак мәчет” мәдрәсәсендә фәнни-гамәли конференция узды

19 март 2018 ел 16:55
“Ак мәчет” мәдрәсәсендә фәнни-гамәли конференция узды

17 мартта Чаллының “Ак мәчете”ндә “Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмияте” дигән темага III Халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Аны “Ак мәчет” мәдрәсәсе оештырды. Пленар өлешендә  “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Болгар ислам академиясе мөгаллиме Әбдерразак әс-Сәгъди, Словакия республикасыннан “Кеше һәм аның хокуклары” гражданлык җәмгыяте рәисе Эмиль Хәмидуллин, Мәскәү лингвистик университетының фәлсәфи фәннәр кафедрасы мөдире Айдар Каюмов, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Алмас Шәйхуллов, ТР мөфтие урынбасары, Болгар академиясе ректоры, сәясәт фәннәр докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин, академик Мирфатыйх Зәкиев, филология фәннәре докторы Марсель Бакиров, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов конференциядә катнашучыларны сәламләделәр һәм кыскача гына өйрәнелүче тема буенча үз фикерләрен әйттеләр. Мәсәлән, Әс-Сәгъди галимнәре булмаган халыкның юкка чыгачагы хакында искә төшерде һәм Болгар академиясе ачылуны зур казаныш дип атады. Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстанда Ислам мәгарифенең  барлыкка килүе, тормышка кергән өч баскычлы уку-укыту системасы стандартлары, кадимчелек һәм җәдитчелек традицияләре, аларның бүгенге дини белем бирүдә чагылышы турында тәфсилләп сөйләде. Рәфыйк хәзрәт “Ак мәчет” мәдрәсәсенең фәнни конференцияләр уздыру буенча башлангычын тирән хуплавын белдерде, бу тәҗрибәне өйрәнәчәкләрен һәм башка урта мәдрәсәләрдә дә бу эшне җәелдерәчәкләрен белдерде.   

   Мирфатыйх аганың чыгышы бүгенге чорда татар телен саклап калу бурычларына багышланды. 

   Пленар өлештән соң секцияләргә бүленеп эшләү булды. Соңыннан конференция эшенә йомгак ясалды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана