5 апрельдә “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Килдураз авылы имамы Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин, Госман мәчетенең икенче имамы Ринат хәзрәт Ибраһимов катнашында Буа районы мөхтәсибәте вәкилләре эшлекле сәфәр белән Яңа Тинчәли авылы мәдәният йортында булдылар. Дин әһелләре авыл халкы һәм мәктәп балалары белән очрашты.
Фәһим хәзрәт Сөләйманов авылдашларын Болгар академиясендә алган гыйлемнәре белән таныштырып үтте. Шулай ук, ул никах темасына караган төрле мәсьәләләргә тукталды. Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин исә дин кардәшләренә Гакыйдә фәне хакында сөйләде. Ринат хәзрәт авыл турында һәм туган авылына багышлап язган мөнәҗәтен башкарды. Авыл имамы Илдар хәзрәт Шәрифҗанов хәзрәтләргә үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кичәне оештыручы Буа мөхтәсибәте мәктәп директоры Гайзатуллина Гөлгенә Әсхәт кызына һәм аның ярдәмчеләренә зур рәхмәтләрен җиткерде.