8 апрель көнне Чүпрәле “Юность” спорт сараенда Көнбатыш казыят кубогына волейбол ярышы булып узды. Ярышта Буа командасы, Кайбыч командасы һәм Чүпрәле районнарыннан 2 команда катнашты.
Чарада зур кунаклардан Чүпрәле муниципаль башлыгы ярдәмчесе Марат Гафаров, Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Гыйниятуллин Дамир хәзрәт катнашты.
Беренчеләрдән булып оештыручы буларак Чүпрәле имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде, фатихасын бирде.
Уенчылар тупланып уенны башлап җибәрделәр. Уен барышында уенчылар тәмле сый-хөрмәт, чәй, кофе белән сыйланып торды.
Өйлә намазыннан соң нәтиҗә ясалды.
1нче урын – Чүпрәленең 1 нче командасы;
2нче урын – Буа командасы;
3нче урын – Чүпрәленең 2 нче командасы;
4нче урын – Кайбыч командасы.
Ахырдан мөхтәсибәт исеменнән истәлекле бүләкләр, казыят исеменнән мактау кәгазьләре таратылды.
Килгән кунаклар әзерләнгән мул табын артында сыйланып утырдылар. Катнашучылар Чүпрәле мөхтәсибәтенә, оештыручыларга: “Безгә иң мөһиме булган аралашу бүләк иткәнегез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез”, – диделәр.