22 апрельдә Буа мәдрәсендә кичке укуларга нәтиҗәләр ясалды.
Кичке укуларда укучы шәкертләр үзләренең имтиханнарын уңышлы биреп алдагы курсларга күчтеләр. Икенде намазыннан соң, мәдрәсәнең мөдир урынбасары Кәримов Мөслим хәзрәт шәкертләрне уңышлы уку елы белән тәбрик итте, алдагы уку елына зур уңышлар теләде.
Шәкертләр мәдрәсәгә бик теләп килеп, ел дәвамында тырышып укыдылар, зур гыйлем тупладылар.
Алган гыйлемнәре аларның үзләренә һәм башкаларга да күп файда китерер дигән өметтә калабыз.