26 август көнне Югары Ослан районының район үзәгендә район администрациясе һәм мөхтәсибәт Корбан бәйрәменә багышланган аш мәҗлесе үткәрде. Бу чаралар Коръән аятьләрен уку белән башланды. Килүче кунакларны Югары Ослан администрациясе җитәкчесе Марат Зиатдинов бәйрәм белән котлады. Кичәдә районның имам-мөхтасибе Гали хәзрәт Җиһаншин үзенең чыгышында Корбан бәйрәмен үткәрү тарихы, корбан чалуның фазыйләтләре, ислам динен үтәү бары тик тормышны җиңеләйтүе турында сөйләде. 27 август көнне әлеге чаралар нәни балалар өчен районның Моркваш авылы мәчетендә оештырылды. Балалар бик теләп Корбан бәйрәменә багышланган викторинада катнаштылар, спорт уеннарында чыгыш ясадылар, барысына да бүләкләр тапшырылды, намаз һәм төшке Корбан ашы белән төгәлләнде. 28 август көнне Корбан бәйрәменә багышланган чаралар Югары Ослан инвалидлар һәм картлар йортында яшәүчеләр өчен оештырылды. Бу чаралар үзәк мәчетнең "Бәйрәмебез мөбарәк булсын" шатерында үткәрелде. Картлар һәм инвалидлар йорты директоры Тәнзилә Васильева оештыручыларга зур рәхмәтен җиткерде.
Югары Осланда Корбан бәйрәменә багышланган чаралар узды
29 август 2018 ел 10:50
![Югары Осланда Корбан бәйрәменә багышланган чаралар узды](/netcat_files/631/825/IMG_20180826_134503__002_.jpg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/2b1645149eb54a6ef845d948a726c236_280x180x1.jpg)
Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды
Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.
11 сентябрь 2017 ел 10:05
![](/netcat_files/631/825/fb3607c9425b5b28011085c766fe6f90_280x180x1.jpg)
Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары
Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.
11 сентябрь 2017 ел 09:47
Шәкертләр ял итәргә чыкты
Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.
08 сентябрь 2017 ел 13:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы