14 сентябрьдә Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов Вольнистан авылына эшлекле сәфәр кылды. Ул Вольнистан авылы мәчете мәхәлләсе эшчәнлеге белән танышты һәм авылда дини укулар башлап җибәрү кирәклеге турында әйтте.
Хәзрәт авыл халкына җомга вәгазе сөйләде.
Авыл имамы Рәкыйб хәзрәт Камалетдинов килгән кунакларга мәхәллә исеменнән рәхмәт җиткерде.