Балык бистәсе районының Чыршылы Елга авылында хаҗилар белән очрашу кичәсе булып узды. 2018 елда хаҗ кылучылар изге сәфәр гамәлләре белән уртаклаштылар. Кичәдә район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт, хаҗ сәфәрендә табиб вазифасын башкарып йөрүче Госман Гомәр улы катнашты. Тәэсирле вәгазьләрдән соң Чыршылы Елга авылы халкы хаҗиларга рәхмәтләрен белгертеп, киләчәктә дә шундый очрашуларның дәвамлы булуын теләп, зәм-зәм суларын эчеп, догалар кылып таралыштылар. Быел Балык бистәсе районыннан "ДУМ РТ Хадж" туроператоры белән 13 кеше хаҗ кылу бәхетенә иреште.
Хаҗилар белән очрашу
21 сентябрь 2018 ел 09:33
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/IMG_20191225_WA0009.jpg)
Казанда Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең 2019 елдагы соңгы җыелышы узды
25 декабрь 2019 ел 16:50
Кече Чынлы авылы мәчете имам-хатыйбына Татарстан мөфтие исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды
24 декабрь 2019 ел 13:37
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы