2 октябрь көнне Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә район имам-хатыйблары җыелышы узды. Аның көн тәртибендә мәчет каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәпләренең эшчәнлеген башлап җибәрү иде мәсьәләсе каралды. Быел якшәмбе мәктәпләре үзләренең эшчәнлекләрен октябрь аеның урталарында башлап җибәрәчәкләр. Югары Кошман мәхәлләсендә дәресләр 15 сентябрьдә үк башланды. Шулай ук халыктан гошер сәдәкасын җыю мәсъәләсе дә күтәрелде, быел Кайбыч районы халкы һәм имамнар ярдәмендә мәчетләргә 200 капчыктан артык бәрәңге җыелды. Җыелган уңыш Казан мөселман уку йортларына җибәреләчәк. Җыелыш ахырында имамнар дәүләт оешмаларына хисапларын да бирделәр. Җыелышның ахырында район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин имамнарга мәчетләрнең җирләрен һәм биналарын төркәү эшләрендә башкарган тырышлыклары өчен рәхмәтләрен белдерде. Кайбыч мөхтәсибәте район җитәкчеләренә һәм район халкына теркәү эшәрендә күрсәткән ярдәмнәре өчен олы рәхмәтләрен белдерә. Кайбыч районында барлык мәчетләрнең җирләре дә, биналары да дәүләт теркәве аша узды.
Кайбыч районы имамнары җыелышы узды
03 октябрь 2018 ел 14:01
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/2b1645149eb54a6ef845d948a726c236_280x180x1.jpg)
Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды
Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.
11 сентябрь 2017 ел 10:05
![](/netcat_files/631/825/fb3607c9425b5b28011085c766fe6f90_280x180x1.jpg)
Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары
Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.
11 сентябрь 2017 ел 09:47
Шәкертләр ял итәргә чыкты
Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.
08 сентябрь 2017 ел 13:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы