28 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм тормышына (Бәдер сугышына кадәр) багышланган интеллектуаль уен брейн-ринг үтте. Бәйгедә 4 команда катнашты:
1. Яшь бөркетләр ("Ак мәчет" мәдрәсәсенең торып укучы шәкертләре);
2. Лачыннар ("Ак мәчет" мәдрәсәсенең кичке бүлегенең 1 курс шәкертләре);
3. Орланнар ("Ак мәчет" мәдрәсәсенең кичке бүлегенең 2 курс шәкертләре);
4. Сапсаннар (Тукай районының җыелма командасы);
Бәйге 4 өлештән гыбәрәт булып, бик кызыклы һәм эчтәлекле үтте.
Нәтиҗә:
1 урын: Лачыннар командасы;
2 урын: Сапсаннар командасы;
3 урын: Яшь бөркетләр командасы;
4 урын: Орланнар командасы.