Кичә Түбән Кама районы имамнарының яңа елда беренче җыелышы узды.
Утырышның беренче өлешендә Рәйхан хәзрәт Әхмәдһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" китабы буенча дәрес бирде.
Очрашуда район башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә hәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы Фәрхад Сафиуллин да катнашты. Үз чыгышында ул дини оешма вәкилләре игътибарын документларда тәртип саклауның, янгынга каршы һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлыкның мөһимлегенә юнәлтте.
Киңәшмәне Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов дәвам итте. Ул имамнарга һәрберсенең үз мәхәлләсе өчен җаваплы булуларын, түбәнкамалыларны әхлак һәм иманга өндәүдә җитди вазыйфа башкаруларын искәртте. Җыелыш ахырында дөньяларга иминлек һәм игелек теләп, күмәк рәвештә дога кылынды.