Бөгелмәдә 2018 ел йомгакларына багышланган хисап җыелышы узды

15 гыйнвар 2019 ел 15:02
Бөгелмәдә 2018 ел йомгакларына багышланган хисап җыелышы узды

Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә имамнарның 2018 ел йомгакларына багышланган хисап җыелышы уздырылды. Чарада Татарстанның Көньяк-Көчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, шәһәр һәм район имамнары катнашты. Җыелыш традицион рәвештә Коръән укудан башланды. 

Имамнар 2018 елда башкарылган эшләр турында сөйләделәр. 

Имам-мөхтәсиб хатын-кызлар өчен оештырылган чаралар, "Яшь мөслимә" клубы эшчәнлеге, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар өчен түгәрәкләр, барлык теләүчеләр өчен Коръән уку, шулай ук татар теле  курслары эшләве хакында бәян итте. Ул Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан үсеп килүче буынны рухи-әхлакый тәрбияләү, тамырларыбызны барлау, шулай ук татар телен өйрәнү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. 

Марат хәзрәт Мәрданшин мөхтәсибәт эшчәнлеген уңай бәяләп, имамнарга рәхмәт белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана