Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә 14 мәчет эшләп килә. Шулар арасында Яңа шәһәрнең 4нче комплексында урнашкан "Туфан" мәчете кичә үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Чара Ибраһим хәзрәтнең Коръән укуы һәм шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның дога кылуы белән башланып китте. Соңрак Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Рафик улы Галиуллин мәхәллә халкына котлауларын сүзләре җиткерде, мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллинга шәһәребез мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиевның Рәхмәт хатын тапшырды. Мәҗлесне дәвам итеп, Әлфәс хәзрәт бирегэ җыелган халыкка кыскача гына шәһәребездәге Ислам дине тарихын сөйләде, аннары "Туфан" мәчете тормышында актив катнашкан картларга ҮДО ТР МДН мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе бүләкләрен тапшырды. Шулай ук чара барышында Равил хәзрәт килгән кунакларны "Туфан" мәчете тарихы белән таныштырды, аеруча актив картларга Коръән китаплары бүләк итте. Мәҗлес ахырында шәһәребез казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев та мәхәллә кешеләрен "Туфан" мәчетенең 25 еллыгы белән котлады. Өйлә намазыннан соң кунаклар чәй өстәле артында җыелыштылар.
Яр Чаллыдагы "Туфан" мәчете 25 еллыгын билгеләп үтте
21 гыйнвар 2019 ел 10:10
Соңгы яңалыклар
Буа мөхтәсибәте Өч мунча авылы имамының вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклаша
25 февраль 2023 ел 13:34
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы