17 ел элек, 2 февраль көнне, Буа эчке эшләр бүлегенең 12 хезмәткәре үзләренең хезмәт вазифаларын үтәгәндә фаҗигале рәвештә үлә. Шул кайгылы вагыйганы искә алып, мәтәм көне булып үтте. Анда Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров, Буа мөхтәсибәте вәкиле, “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, православ дин әһеле, вафат булучыларның әти-әниләре, гаиләләре, якыннары катнашты. Фәһим хәзрәт үзенең чыгышында: “Ислам дине сабырлыкка өнди”, – дип, халыкка сабыр булырга кирәклеген аңлатты. Җомга намазында бөтен хезмәткәрләрне искә алып, алар рухына догалар кылынды.
Буа мөхтәсибәт вәкилләре мәтәм көнендә катнашты
04 февраль 2019 ел 09:05
Соңгы яңалыклар
Чистайда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында медучилище студентлары белән әңгәмә узды
12 сентябрь 2018 ел 14:42
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы